30 июльдә 9.00 сәгатьтә Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Автоледи-2019"район конкурсы узачак.
Бүген, 2019 елның 23 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
2019 елның 1 июленнән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 24 июнендәге №01-05/132-пр боерыгы нигезендә Кама Тамагы муниципаль районында «Частник» профилактик операциясе узды.
Бүген Лаеш районында беренче мәртәбә ашлык суктырып карадылар. «Волжская» ҖЧҖ кырында комбайн «Скипетр» көзге бодаеның бер алымын урып карады.
2019 елның 19 июлендә Кама Тамагының Җиңү Паркында чик сакчысына һәйкәл ачу тантанасы булды.
19 июль көнне Келәнче авыл җирлегенең Туфан Миңнуллин паркында иҗат концерты булды.
20 июльдә районда АПК предприятиеләре арасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм ындыр табагы хуҗалыгы җиһазлары паркын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук агрегатларны туфракны төп эшкәртүгә әзерләүне тәэмин итү.
Иске Казиле авыл китапханәсендә балалар өчен «Сәламәт булу- ул бик шәп!» спорт-круиз оештырылды.
Чараның максаты - балаларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру иде.
Бүген, 2019 елның 22 июлендә, Кама Тамагы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Айдар Раиф улы Салихов булып киттеләр.
2019 елның 22 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.