Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 3 апрель төнлә һәм көндез, 2019 елның 4 апрель төнендә төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр;
- 3 апрель көнне төнлә-иртән көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән буран, юлларда бозлавык.
2019 елның 3 апрелендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кама Тамагы штп, Калинин урамы, 7 адресы буенча КФҮ бинасында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе халык өчен "Бердәм консультация көне" үткәрә, аның белән бәйле оешмалар (Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Пенсия фонды, кадастр инженерлары, БТИ белгечләре, нотариуслар һ. б.лар) белгечләре шөгыльләнә.
Бүген, 2019 елның 2 апрелендә, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Барлыгы эшкә урнашу, торак арендалау һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнарның 3 мөрәҗәгате каралды.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе итеп Гиниятова Энҗе Ирек кызы, Кама Тамагы муниципаль районының «Мәгариф идарәсе» МКУ тәрбия эше буенча методисты билгеләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары алу өчен бер гектарга кимендә 30 килограмм тәэсир итүче матдә тупланмасын документлар белән расларга кирәк, дип искәртә. Әлеге ярдәм чарасы 2019 елның 1 маена кадәр озайтылды. Субсидияләрнең максатчан билгеләнеше бар, ягъни аларны бары тик ашламалар сатып алуга гына кулланырга мөмкин. Ашлама төрен һәм тәэмин итүчеләрнең үзләрен сайлап алу авыл хуҗалыгы формированиеләрендә кала.
3, 4, 6 һәм 10 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы авыл җирлекләренең сайлау комиссияләре әгъзалары өчен белем бирү семинарлары үткәрү планлаштырыла.
Эшче һөнәрләр елы кысаларында Чаллы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен машина – трактор остаханәсендә экскурсия оештырдылар.
«Vision Zero» - җитештерү травматизмын профилактикалауны оештыруга сыйфатлы яңа якын килү ул өч юнәлешне берләштерә: куркынычсызлык, хезмәт гигиенасын һәм хезмәткәрләрнең барлык дәрәҗәләрендә иминлеген һәм предприятиеләрнең җиде «алтын кагыйдә»не үтәүне күздә тота.
Бүген бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Шулай итеп, яшь укучыларны тәрбияләүдә һәм интеллектуаль үстерүдә балалар китабының мөһим роль уйнавы ассызыклана. Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсе «Балалар китабы дөньясына әкияти сәяхәт» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде.