Районның туган якны өйрәнү музее Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен халыкара туган тел көненә багышланган музей дәресе үткәрде.
2019 елның 8-10 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Кышкы илһам» ачык турниры узды. Анда тренер-укытучы Овезмамедова Юлия Бердыевна җитәкчелегендә Кама Тамагы районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Олы Салтык авылы китапханәсендә очрашу узды.
12.02.2019 г. Исмәгыйлова Зәйтүнә Сабирҗан кызын Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Хәмидулла улы Ибатов 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
12 февральдә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы кабинетында гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү узды, аны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән башлап үткәрә.
Халыкара куркынычсыз Интернет көне быел 12 февральдә билгеләп үтелә. Аның максаты-онлайн-технологияләрне куркынычсызрак һәм җаваплырак куллануны пропагандалау, бигрәк тә балалар һәм яшьләр арасында.
2019 елның 11-17 февраль көннәрендә илебездә «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» дигән Өченче Бөтенроссия акциясе узачак.
Бүген, 12 февральдә, юл идарәсенең хезмәт коллективында җыелыш булып узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.
Район китапханәчеләре зур эзләнү эшләре үткәрделәр һәм безнең районнан чыккан әфганчылар - сугышчылар турында стендлар ясадылар.
Районның туган якны өйрәнү музеенда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Әфганстан мәңгегә безнең йөрәкләрдә» күргәзмәсе ачылды.