ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы нигезендә (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 2018-2019 елларда М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

 Районның  туган якны өйрәнү музеенда бу көннәрдә килүчеләр игътибарына музыкаль инструментларга багышланган  яңа күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә төп урынны гармуннар,  баяннар алып тора.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе - Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханым Шәймиева 80 нче яшендә вафат була.

Социаль эшкуарлыкны популярлаштыру һәм Россия Федерациясе субъектларында социаль эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең институциональ инфраструктурасын булдыру практикасын киңәйтү максатларында 2018 елның октябреннән 2019 елның февраленә кадәр социаль эшкуарлык өлкәсендә «елның иң яхшы социаль проекты» IV Бөтенроссия конкурсын (алга таба – Конкурс) үткәрү планлаштырыла.

 


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Николаевич Лоханов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм авыл җирлеге башлыгы Рушан Тимербатыр улы Нотфуллин95 яшьлек юбилее белән Холина Татьяна Сергеевнаны котладылар.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

14 ноябрьдә В.П.Муравьёв исемендәге Затон урта мәктәбендә “Яшь укытучыларга методик яктан ярдәм күрсәтү” темасына республика семинары булып узды. Семинарда яшь укытучылар, Апас, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан грант җиңүчеләр, шулай ук “ТИН курсы буенча ел укытучысы 2018”  конкурсы җиңүчесе А.Р.Рахимов катнашты.

2018 елның 14 ноябрендә сәгать 8:00дән 12:00гә кадәр Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев, ЗПСО хезмәткәре Виктор Деменьтьев, шулай ук административ комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов һәм район Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль планлаштыру бүлеге баш белгече Лилия Хәлилова составында Карамалы елгасы яр буенда патрульлек узды.

2018 елның 14 ноябрендә Куйбышев Затон поселогында  ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре һәм китапханә мөдире Вера Заикина «Татарстан - минем Республикам» дигән чара үткәрделәр.

30 ноябрь көнне  сәгать 10.00 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итәчәк. Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак. Адресы: Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 йорт.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: 8 (84377) 2-17-08.

2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә алиментларны рәсмиләштерү һәм балигъ булмаган балаларның хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көне булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International