ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиалы пенсия алды (пенсия) яшендәге гражданда эшләү өчен чикләүләр һәм хезмәт өлкәсендә башка чикләүләр билгеләүгә сәбәп була алмый, дип искәртә.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Федераль салым хезмәте хәбәр итә, Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында резидентларның – физик затларның, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның Россия Федерациясе территориясеннән читтә банкларда салым органнарына тәкъдим ителә торган акчалар хәрәкәте турындагы хисапларның машинориентлаштырылган формалары урнаштырылган.

Әлеге исем астында АНО «Кама таңнары» оешмасында «Музей – тарихның хәзинәсе» циклы кысаларында күчмә музей чарасы узды. «Кама таңнары»нда ял итүчеләр  белән яулык, сарафаннар, калфак, түбәтәй,  яулыклар, чапаннар һәм  ата-бабаларыбызның башка киемнәре турында мавыктыргыч әңгәмә  булды.

«Без террорга каршы!"Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туфан Миңнуллин музее баш саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева бүгенге көндәге актуаль һәм көнүзәк темаларның берсенә багышланган сыйныф дәресе үткәрде. 

Тәмте урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары районның туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә беренче тапкыр гына түгел инде. Шунысы куанычлы, балалар район  һәм  авыл тарихы белән кызыксыналар. Балалар Тәмте  авылының истәлекле урыннары – Троицк чиркәве, князь Гагарин утары тарихын яхшы беләләр.

 

18 ноябрь көнне безнең муниципаль районның барлык җирлекләрендә үзара салым буенча җирле референдумнар булып узды.

 

16 ноябрьдә  Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе,  Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы узды. Ярышлар ике этапта үткәрелде: теоретик һәм гамәли. Теоретик өлештә катнашучылар һөнәрләр буенча тест билетларына җавап бирделәр, ә практикада һөнәри осталыкларын күрсәтергә кирәк иде.

 

Варварово авыл китапханәсендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Шәвәли шуклыклары" дип исемләнгән тематик сәгать узды. 

16 ноябрь көнне " Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча Кама Тамагы районы Кубогының 5 (финал) туры узды. Әлеге турнирда районның 8 уку йортыннан һәм оешмаларыннан 86 спортчы катнашты.

Ярышлар ике яшь категориясендә: 2003 елгы һәм өлкәнрәк, 2004 елгы һәм кечерәк категорияләрдә ялгыз разрядта узды.


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

18 ноябрь көнне 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр район җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар үткәрелә. Актив катнашырга чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International