ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

2 ноябрь көнне районга Людвигслуст шәһәре бургомистры Рейнхард Мах җитәкчелегендәге алман делегациясе килде. Муниципалитетлар арасында партнерлык элемтәләре ике дистә елдан артык дәвам итә. Чит ил делегациясенең чираттагы килүе «Гипсовая компания» ҖЧҖ, Сөйки терлекчелек комплексы белән танышудан  башланды, аннары Тәтеш муниципаль районына барып, балык музее, шулай ук Долгая Поляна музеейлары белән таныштылар.

2018 елның 4 ноябрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында республика этномәдәни фестиваленең гала–концерты Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларындагы йөкләмәсенә ярашлы рәвештә үткәрелә. Районнан милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү өлкәсендә эшләүче 10 кешедән торган делегация, берләшмә рәисе җитәкчелегендә рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары катнашачак.

2 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Котлау сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы исеменнән аның урынбасары Газинур Габидуллин чыкты. Дмитрий Чирков җитәкчелегендәге Болактагы Яшьләр театрының Камера оркестры тамашачыларны үзенең чыгышы белән сөендерергә килде. Аларның чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итеттеләр.

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсендә мәктәп каникуллары көннәрендә: "Минин һәм Пожарский» презентациясе, әңгәмә «Татарстан Республикасы Конституциясе – төп закон», Кама Тамагы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен библиофреш «Салават күпере китабы» исемле үткәрелде.

Россия Федерациясе Генераль прокурорының «Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында эшкуарларны кабул итү буенча бөтенроссия көнен уздыруны оештыру турында» боерыгы нигезендә 2018 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында чираттагы эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын кабул итү буенча Бөтенроссия көне узачак.

 

2018 елның 2 ноябрендә Кама Тамагы муниципаль районының җирлекара китапханәсе бинасында «БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXVII конференциясе уздырылды. Конференция эшендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары партия төзелеше бүлеге җитәкчесе ГИНИАТУЛЛИНА Светлана Владимир кызы, ЛОХАНОВ Павел Николай улы – «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы, ГАБИДУЛЛИН Газинур Әүхәт улы – партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары катнашты.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 2 ноябрендә Кама Тамагы муниципаль районы профсоюзлары оешмаларының координацион советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе вәкилләре ФПРТ Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Марина Кокоулина, ФПРТ Аппаратының социаль сәясәт идарәсенең социаль партнерлык бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Варакина, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Татьяна Гращенкова һәм муниципаль районының Координация советы әгъзалары катнашты. Утырышта федерация эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр каралды, шулай ук профсоюзларның агымдагы һәм перспектив бурычлары, хезмәтне саклау, хезмәт законнары  турында мәсьәләләр күтәрелде.

5 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында хатын-кызлар командалары арасында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган волейбол турниры узачак.

2 ноябрьдә муниципаль район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының чираттан тыш 27нче утырышы узды. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс әзерләү һәм үткәрү чорында, аның вазыйфаларын башкаруны Хәбибуллова Миләүшә Хәлим кызына йөкләтелде.

2018 елның 2 ноябрендә Кама Тамагы поселогында «Ныклы  гаилә» партия проекты химаясендә ата-аналар алиментлар түләүдән баш тарта торган балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды. Кабул итүдә суд приставлары хезмәте, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы һәм белгече, Башкарма комитетның опека һәм попечительлек органнары, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары катнашты. Кабул итүгә 1 кеше мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International