Район балалар китапханәсенең «МастерОк» кызыксыну клубы җитәкчесе Лилия Гомәрова Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Яраткан укытучысы өчен котлау открыткасы» дигән мастер-класс үткәрде.
2018 елның 15 октябрендә Гарифуллина Мәрьям Хәйретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин котлады.
Мәрьям Хәйретдин кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлау хаты тапшырылды.
2018 елның 15 октябрендә Минниҗанова Асия Әхмәтҗан кызын 95 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Ибатов Хәлим котлады.
Асия Әхмәтҗановнага чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
13 октябрьдә Казан шәһәрендә «Перекресток» Сәүдә йорты каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, аны Кама Тамагы районы аграрийлары әзерләде.
20 гасырдан артык кеше һәм эт дуслыгы яши. Йөз еллар дәвамында безнең дүрт аяклы дусларыбыз батырлык, фидакарьлек күрсәттеләр, аны күп кенә кешеләргә үрнәк итеп куярга мөмкин.
13 октябрь көнне Затон поселогы китапханәсендә эт елына багышланган Затон урта мәктәбенең 5 һәм 6Б сыйныф укучылары өчен чара узды.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан 2018 елның 18 маендагы 22270-МП/06 хаты белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезләмәләре аңлатылды, ә атап әйткәндә:
12 октябрь көнне Затон поселок китапханәсе һәм мәдәният йорты белгечләре белән очрашу узды. Затон урта мәктәбенең 1а сыйныфы укучылары өчен "без китапханәгә килдек" дип исемләнгән уен-экскурсия үткәрелде.
11 октябрьдә «Балалар музыка мәктәбе» МББУ базасында Кама Тамагы муниципаль районының балалар-яшүсмерләр оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының район слеты узды.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
12 октябрь көнне "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Динар Мифтаховка яңа спорт инвалид коляскасы тапшырылды.
Динар бадминтон белән узган елның мартында шөгыльләнә башлаган, әмма инде югары нәтиҗәләргә ирешкән - июнь аенда Яңа Чабаксарскида терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында бадминтон буенча Россия чемпионатының чирекфиналына кадәр барып җиткән.