«Нижневартовсктранспродукт» ҖЧҖ («ҖЧҖ НТП») квалификацияле, укылган пешекчеләр һәм кухня эшчеләре таләп ителә. Барлык эшкә урнашу сораулары буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Тынычлык урамы, 8П, стр. 6, Нижневартовск шәһәре, Ханты-Манси автономияле округы-Югра, Төмән өлкәсе. Телефон: 8(3466)29-65-47, 21-92-37.
Татарстанда сөт сатып алу бәяләре стабильләшкән. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. “1 июльдән сөт сатып алу бәяләре стабильләште, хәтта берникадәр үсеш тә күзәтелә”, - диелә министрлык хәбәрендә. - Бүген республиканың сөт эшкәртү предприятиеләрендә сөткә уртача бәя НДС белән 19,05 сумны тәшкил итә. Әмма бу сумма узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3 сумга кимрәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда савым сыерларының баш саны тотрыклану сәбәбен атады. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте. “Республикада шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча кабул ителгән закон бар. Ул закон нигезендә, шәхси хуҗалыкта мөгезле эре терлек сатып алганда берникадәр ярдәм каралган. Әйтик, мөгезле эре терлек сатып алганда – 15 мең сум, ә инде аны нәселле хуҗалыктан алган очракта, 20 мең сум бирелә. Чит төбәктән алып кайтылса, ярдәм 30 мең сумны тәшкил итә. Сатып алучы документын рәсмиләштерелергә тиеш. Аны авыл җирлеге башлыгы районның авыл хуҗалыгы идарәсенә илтеп, ул реестр белән килеп, без субсидияне кайтарып бирәбез.
Бүген музыка мәктәбендә тантаналы чара узды «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне» һәм акция «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит». Чара сәгать 10:00 башланды. Сәламләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы урынбасары Газинур Габидуллин котлады һәм беренче сыйныф укучыларына һәм хәйрия акциясе кысаларында портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
Район балалар китапханә хезмәткәрләре «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен тарихи минутлар чарасы үткәрделәр. Чара барышында балалар өч төсле байракның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шулай ук балалар И. Агеева «Рәсәй байрагы - триколор», Ю. Поляков «Рәсәй байрагы », С. Зайцева «Ватан байрагы» шигырьләрен тыңладылар. Чара ахырында мастер-класс үткәрелде, анда балалар кечкенә дәүләт байрагы ясадылар.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм. Бу безнең ил өчен мөһим көн. Россиянең триколоры безнең күпмилләтле илебезнең бай тарихын һәм какшамас тарихи традицияләрен, халкыбызның каһарман батырлыгын дәлилли. Ул Россияне бердәм һәм көчле дәүләт ясарга омтылып, буыннар бәйләнешен раслый, патриотик рухын ныгыта.
Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – республикабыздагы күп милләтле халыкның рухи мирасының аерылгысыз өлеше. Ул рухи һәм әхлакый чисталыкны символлаштыра, ислам диненең кыйммәтләрен – диннәргә тигез караш, мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтне үз эченә ала.
19 августта Кама Тамагы поселогы стадионында 2018 елның ТР футбол буенча Беренчелек кысаларында, 2нче лига уеннары узды. Безнең район җыелма командасы «КАМА» Кукмара шәһәре һәм Җәлил (Сарман районы) поселогы командалары белән очрашты. Беренче матчта Кама Тамагы җыелма командасы Кукмараны 3:0 исәбе белән җиңде, икенче очрашуда безнең футболчылар «Джалилец» командасын 6:0 исәбе белән җиңү яулады. «КАМА» командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте, безнең егетләргә афәрин! Аларга киләчәктә дә җиңүләр телибез!
Туган якны өйрәнү музеенда шул исем белән яңа күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә бер гасырга якын тарихы булган республикабыз, аны таныткан батырлар, шулай ук безнең атаклы якташларыбыз турында булган китаплар, документаль язмалар белән танышырга була.
Красновидово авылында үткәрелүче традициягә кергән “Алма спасы” бәйрәмендә районның туган якны өйрәнү музее беренче ел гына катнашуы тугел. Бәйрәмдә остаханәдә ясалган кул эшләре,сувенирлар күрергә була иде. Кунаклар хуш исле алмалар белән сыйландылар һәм үзләре белән юлга алма алдылар.