ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

24 августка  район буенча 10897 гектар мәйданда уңыш җыеп алынган,  бу барлык җыеп аласы мәйданның  65%ын  тәшкил итә. 2227 га арпа, 1844 га сабан бодае, 12 га  вика, 261 га борчак урдырылган. Барысы   22249 тонна ашлык суктырылган, район буенча уртача уңыш центнерыннан 20,4 га.   4431 тонна арпа, 3384 тонна сабан бодае, 234 тонна борчак, 22 тонна вика, 577 тонна солы суктырылган.


25
август, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле таучылар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Шахтер һөнәре – кыю кешеләр сайлаган юл, алар кайчак хәтта гомерләрен куркыныч астына куеп, авыр шартларда да эшләргә сәләтле. Районыбыз бай гипс ятмалары өстендә урнашу сәбәпле, Кама Тамагы халкының күп өлеше әлеге һөнәр белән бәйле. Бу бәйрәм якташларыбызның шахтер һөнәре ияләренә чиксез хөрмәтен чагылдыра.

Узган ел Татарстан фармацевтика базарында препаратлар өлеше 35 процентка җиткән. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агентлыгында «Россия и мир. Управление потенциалом роста фармацевтического рынка» III GMP-конференциягә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.


24
август, 2018 ел
җомга

Россия Президенты Владимир Путин, әгәр кирәк дип тапса, пенсия реформасын йомшартырга мөмкин. Бу турыда Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте. "Әгәр Президент кирәк дип тапса, ул моны эшлиячәк. Хәзергә башка әйтер сүзем юк", - дигән Песков журналистларның сорауларына җавап биреп. Россия башлыгы бу турыда сүзен август азагында әйтергә мөмкин

Казанда байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге һәм бөтенроссия ярышлары старт алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Спортның ишү төрләре үзәгендә 200, 500, 1000 һәм 5000 метр дистанцияләрдә 24 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниоркалар җиңү өчен көрәшә.

 

22нче августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнне Кама Тамагы һәм Тенеш поселокларында районның яшьләр һәм спорт бүлеге, МБУ "Форпост" директоры Татьяна Панчева  һәм волонтерлар тарафыннан флешмоб оештырылды һәм триколор тасмалары таратылды.

Безнең якташ, бөек драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин туган көне уңаеннан,  Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма таетры, 24 августтан 29 августка кадәр «Кияуле кызлар кияве» спектаклен күрсәтергә планлаштырыла. Башлану вакыты 20:00. Керү бушлай.

 

2018 елның 29 августта сәгать 9дан 13кә кадәр Россия Федерациясенең  Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе хокук саклау органнары хезмәткәрләренең нигезсез гамәлләре һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70нче йорт  адресы буенча кабул итә. Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүмат, шулай ук язылу телефон буенча башкарыла: 8(843-79)2-24-97.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шәхси хуҗалыкларда кәҗә асраучыларга субсидиянең кайчан биреләчәге мәгълүм булды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте. “Кәҗә асраучыларга бер кәҗә башына 1000 сум субсидия бирелә дип тәгаенләгән идек. Быел бит сыер асраучыларга ярдәм күләме традицион рәвештә 3 мең сум гына булмады. Сөт бәяләре төшә башлагач, бер сыер асраучыга – 2, ике сыер асраучыга – 3, өч башта күбрәк сыер асраучыларга 4 мең сум субсидия бирелде. Шуңа күрә безгә 27 млн сум акча җитми калды. Без бу сорау белән Президентка да мөрәҗәгать иттек. Дөрес, бүген бер баш кәҗә исәбеннән 300 сум акча бирергә була. Ә постановлениедә 1000 сум дип язылды. Президент белән килешү бар, 27 млн сум акчаны без аннан өстәмә рәвештә сорадык”, - диде министр урынбасары.

11 августта "Кама Тамагы" полиция бүлеге ветераннар Советы делегациясе  Россиянең Эчке эшләр министрлыгының муниципальара «Югары Ослан» бүлеге ветераннары белән очрашып җәмәгать эшләре турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International