ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде. Болар – керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга  ким булган гаиләләрнең беренче балаларына аталган түләүләр, ипотека әҗәтләү (кредитлау) программасы, кредит буенча ставканы субсидияләү, балалар сырхауханәләре төзү, белем бирү сыйфатын яхшырту. Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү «Республика матди ярдәм үзәгенә», бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә. "Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде. Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында  30 август ял көне итеп санала. 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Минем яшем - минем байлыгым" дигән конкурс-фестиваль оештыра. Проект Татарстан республикасы картлар һәм инвалидлар интернат йортларында социаль ярдәм алучылар арасында үтәчәк. Фестиваль-конкурсның максаты картлар һәм инвалидларның актив аралашуга, иҗат мөмкинлекләрен арттыру, ялларын файдалы итеп оештыру, сәләтләрен башкаларга күрсәтү.

ТР башкаласында гына «Салават Күпере», «Светлая Долина» микрорайоннарында һәм Казанда Минск урамында гына өч мәктәп ачылачак. Гомуми белем бирү учреждениеләре, шулай ук, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Буа һәм Әгерҗе районнарында барлыкка чыгачаклар. «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» программаларын тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдар Рашитов РБК-Татарстанга хәбәр иткәнче, Татарстанда җиде яңа мәктәп5,4 мең урынга исәпләнгән, төзүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 4,3 млрд. сумнан артык инвестицияләнгән. 

25 августта  безнең «КАМА» район җыелма командасы катнашында Әлмәт шәһәрендә 2018 елның футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге 2нче лиганың соңгы уеннары үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча безнең команда иң күп очко җыеп Татарстан Республикасының футбол буенча 2нче лиганың Чемпионы булды. Безнең футболчыларны Котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар, көч һәм сәламәтлек телик!

25 августта Олы Мәрәтхуҗа авылында татар язучысы һәм публицист Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган чара узды. Кунаклар арасында – язучылар, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма таетрның  артистлары, район укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре. Язучының авылында  катнашучыларга концерт, экскурсия үткәрелде. Өй музеена һәм Туфан Миңнуллин исемендәге чишмәсенә сәяхәт булды . Кичә аның пьесасы буенча «Алты кызга бер кияү» спектакле белән тәмамланды.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

27 августта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов  муниципаль районның  мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында катнаштылар. Киңәшмә район мәдәният йортында узды.

        Район балалар китапханәсендә укучылар өчен Россия кино көненә күргәзмә-викторина үткәрелде. Кино төшерелгән китаплар буенча күргәзмә оештырылды. Балалар нәфис фильмнарның эчтәлекләрен фикерләштеләр. Үзләренә охшаган киноларның китапларын алдылар.

Совет утырышы ахырында муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов  район активы белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәгә РТРС РТПЦ Татарстан Республикасы Тәтеш филиалының цех начальнигы Венер Мостаев чакырылган иде. Ул цифрлы телевизион эфир тапшыруына күчү үзенчәлекләре турында  сөйләде. Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы, Район көне һәм «Белем көне» бәйрәм чараларына багышланган оештыру мәсьәләләре каралды.

27 август көнне Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы  Советының 26нчы утырышы узды. Көн тәртибенә 16 сорау кертелде һәм каралды. Совет депутатлары  тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International