ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле каматамагылылар!

Чын күңелдән сезне матур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм. Гаилә, якыннарың турында кайгырту, мәхәббәт, тугрылык – кеше тормышына аерым мәгънә өстәүче, бәхет һәм шатлыкны тулысынча тату мөмкинлеге бирүче, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче төп кыйммәтләр. 

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Селящева Анна  Алексей кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.


6
июль, 2018 ел
җомга

    5 июль көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев белән район кырлары өстеннән очып пар җирләренең эшкәртелеүен, файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнешкә кертелүен карадылар. 

    6 июльдә Кама Тамагы муниципаль район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булып узды. 

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Ромашка сказочный цветок, люблю я каждый лепесток» исемле әңгәмә үткәрделәр. Балалар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. 

    75 ел элек, 1943 нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең немец басып алучылры белән күп санлы Бөек Ватан сугышы кырлрының берсе - Курск дугасындагы сугышы башлана. Сугыш 1943 нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган  көрәш Бөек Ватан сугышы тарихында иң зур көрәшләрнең берсе буларак тарихка кереп калды.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    Бу җәйге коры эссе көннәрдә авыл хуҗалыгы берләшмәләре үзләренең бөтен булган мөмкинлекләреннән файдаланып кызу темпларда терлек азыгы әзерлиләр. Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен 6070 тонна печән, 31000 тонна сенаж, 38800 тонна силос әзерләргә кирәк.

    Бк көннәрдә Республикада һәм районда эссе һава торышы саклана. Күп кенә кешеләр эсселектән суда коенып качырга тырышалар. Профилактик чаралар кабул ителүгә карамастан суда коену сезоны башланганнан бирле Татарстан Республикасында 57 гадәттән тыш вакыйга булды, 41 кеше суга батып үлде. Безнең районда 2 шундый вакыйга булды, 2 кеше батып үлде. 


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

    Эшкә алучылар, хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр, аны «конвертта» гына бирүчеләр, зшкә официаль рәвештә алмасалар сез «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт базары бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үз тәкъдимнәрегезне язып калдыра аласыз. 


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

    Район балалар китапханәседә “Ура! Футбол!” күргәзмәсе каршында спорт минуты үтте. Китапханәгә килгән балаларга футболга багышланган төрле сораулар бирделәр, алар үз чиратында әлеге сорауларга бик теләп һәм җиңеллек белән җавап бирделәр, шул ук вакытта үзләренең белгәннәрен асфальтта рәсем ясап та белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International