8 июль көнне 16.00. сәгатьтә Т. Миннуллин исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара һәм бәйрәм концерты булачак.
“Татарстанда кыр көне – 2018” күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы эшчәнлеге буенча федераль программалар бәйгесендә җиңүче фермерларга һәм кооператив берләшмәләренә грант алу өчен сертификатлар тапшырды.
Кама Тамагы муниципаль район җыелма командасы Татарстан Республикасы беренчелегенә футбол ярышларында да катнаша. Безнең футбол командасы төрле командалар белән инде 7 уен үткәрде. Әлеге уен нәтиҗәләре буенча безнекеләр беренче урынны билиләр. Уеннар август ахырына хәтле дәвам итәчәк. Командага киләчәк уеннарда да уңышлар телибез!
Бүген Самара шәһәрендә 30 нчы тапкыр Самара өлкәсе татар халкы бәйрәме Сабантуй гөрләп үтә. Әлеге күркәм бәйрәмдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов җитәкчелегендә безнең районнан да делегация катнаша.
Л. Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү кысаларында 29 июнь көнне “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәткәрләре Сөйки авыл китапханәсе мөдире Наталья Борисова белән берлектә өлкәннәр өчен бөек рус язучысы Л. Н. Толстой иҗатына багышланган чара үткәрделәр.
28 июньдә Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 5 эш каралды. Гаепле кешеләргә кисәтүләр һәм төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.
2018 елда наркоманиягә каршы халыкара көрәшү көне “Әйдәгез үзебезнең тормышыбызны- үзебезнең җәмгыятьне- үзебезнең шәхесне наркотиклардан башка төзик” девизы астында үтә.
27 июнь көнне Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә “Яшьләр көненә” багышлап чара уздырдылар.
«Гонка Героев» массакүләм спорт чарасы
2018 елның 11 августында “Казан” спорт сәләмәтләндерү комплексы территориясендә “Гонка Героев”массакүләм спорт чарасы узачак.
Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр: 28 июнь көнне көндез республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән яшеннәр,кыска вакытлы көчле җил 15-20 м/с.