Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 28 майда сәгать 9.00-17.00 сәгатькә кадәр “Балаларга ярдәм күрсәтү оештыру”: сораулар, проблемалар, тәкъдимнәр” дигән темага кайнар линия эшләячәк. Мәгълүмат өчен тел. 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрендә соңгы кыңграуга багышлап бәйрәм линейкалары үтте. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов Иске Казиле урта мәкктәбе бәйрәм линейкасында катнашты.
23 май көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга акчалата премия алыр өчен сертификатлар тапшырды.
22 май көнне “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәткәрләре Куйбышев Затон китапханәсе мөдире Вера Заикина белән берлектә социаль ярдәм алучы өлкәннәр өчен бөек рус язучысы Л. Н. Толстой иҗатына багышланган чара үткәрделәр.
Тенеш поселок китапханәсендә “Улыбка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Әкиятнең яраткан геройлары” исемле әдәби викторина үткәрделәр. Балалар әкият китаплары белән таныштылар, “Шалкан” исемле әкият карадылар. Чара ахырында асфальтта рәсем ясау бәйгесендә катнаштылар.
Уңайсыз метеорологик күренешләр: 24 май көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы көчле җил 15-20 м/с, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан.
Бүген Кама Тамагы муниципль район Советы утырышлар залында Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Кама Тамагы муниципль район башлыгы Павел Лоханов катнашында законсыз әйләнештәге этил спиртын һәм исерткеч эчемлекләрне кисәтү һәм тыю ведомствоара комиссиясенең утырышы булып үтте
21 май көнне Кама Тамагы татар һәм Кама Тамагы рус урта мәктәбләрендә, Кама таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә кече суднолар дәүләт инспекциясе җитәкчесе Алексей Ананьев һәм инспектор Нияз Нуриев ТНВ телеканалы журналистлары белән берлектә коену сезоны алдыннан очрашу үткәрделәр. Очрашу коену сезонында суда коену кагыйдәләрен саклауга багышланган иде.
Яз җитү белән күпчелек кеше бакчаларына ашыга. Тик, җир мөнәсәбәтләре күршеләр арасында еш кына бәхәсләр тудыра: кем кемнең җирендә коймасын корган, яки күршесенең җирендә үсемтеләр утырткан. Бу очракта гражданнарга нәрсә эшләргә, барлыкка килгән проблеманы хәл итү юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Әдилә Хазеева сөйләячәк.
Кирельск авыл китапханәсендә китап арасына үзенчәлекле кыстыргыч ясау буенча 4 сыйныф укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Балалар мөстәкыйль рәвештә бөтен осталыкларын кулланып һәм төрле элементларны җыеп эшкә керештеләр. Кыстыргычлар үзенчәлекле, якты килеп чыкты.