20 май көнне “Акчарлак спорт- сәләмәтләндерү комплексында бадминтон буенча республика турниры зона этапының 2 нче туры үтте. Турнирда Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш муниципаль районнарыннан 73 спортчы катнашты. Безнең спортсменнар бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар.
17-19 май көннәрендә Казан шәһәре бадминтон үзәгендә Рәсәй бадминтон милли федерация беренчелеге үтте. Бәйгедә Рәсәйнең 10 төбәгеннән 2008 елда туган һәм аннан яшь 100 спортчы көч сынашты.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затоны поселок башлыгы Николай Ефимов Телицин Владимир Васильвичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.
18 май көнне Идел буе физик тәрбия һәм спорт дәүләт академиясендә “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваленең йомгаклау концерты үтте. Фестивальнең финалистлары булып 275 иҗат коллективы һәм катнашучылар танылды.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Вязников Николай Федоровичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.
Бүген 18 май көнне “Акчарлак” спорт сәләмәтләндерү комплексы базасында Кама Тамагы үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәделәр.
18 май көнне эшкә велосипедта акциясе үтте. Киләсе акция 21 сентябрьдә үтәчәк. Барыгызны да әлеге акциягә кушылырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы территориясендә давыл көтелә. 19 май көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасында урыны белән яшеннәр, көчле җил 15-20 м/с, боз явуы ихтимал.
Үзләренең профессиональ бәйрәмнәре алдыннан Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Ожившие герои прошлого” исемле кичке тарихи театральләштерелгән квест әзерләделәр. Кенәз Гагарин һәм хатыны квеста катнашучылар алдында пәйдә булып, үткәнне күз алдына китереп 19 гасырга, Гагариннар утарына юл тоттылар. Кенәз кунакларга үзенең утары турында тарихи истәлекләр сөйләде.