ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

    Үзләренең профессиональ бәйрәмнәре алдыннан Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Ожившие герои прошлого” исемле кичке тарихи театральләштерелгән квест әзерләделәр. Кенәз Гагарин һәм хатыны квеста катнашучылар алдында пәйдә булып, үткәнне күз алдына китереп 19 гасырга, Гагариннар утарына юл тоттылар. Кенәз кунакларга үзенең утары турында тарихи истәлекләр сөйләде.   

    Халыкара гаилә көненә багышлап Затон поселок китапханәсе хезмәткәрләре чаралар үткәрделәр. Чара башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында үтте, соңрак эстафетаны Затон урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары дәвам итте. 


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    17 май көнне Сөйки терлекчелек комплексы базасында терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү буенча зона киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә эшендә “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте ген.директоры Азат Зиганшин, “Тал агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ген.директоры Ильхам Вәлиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Вәлиев, бүлекчә җитәкчеләре, белгечләр катнаштылар.

    17 майда Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 5 эш каралды. Гаепле кешеләргә кисәтүләр һәм төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.

    Кама Тамагы муниципаль районында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылма җайланмаларны техник карау бара. Чираттагы шундый чара «Торговый дом «КЕДР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә үтте. 

    «Элита» баш нәсел оешмасы генераль директоры урынбасары Ильсур Закиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гусман Камалиев авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә җәйге лагерьларны төзәтү эшләрен тикшереп чыктылар. 

    2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында балаларның хокукларын яклау вакәләтле вәкиле Республика министерство һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә сәгать 9.00 дан 13 сәгатькә чаклы Татарстан халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт) балаларны яклау көненә карата юридик ярдәм көне үткәрәчәк.    

    Биектау районында үз гаиләләренә өлкән яшьтәге кешеләрне алган гаиләләр һәм аларның ярдәмчеләре өчен укыту семинары узды/

    Кама Тамагы туган туган якны өйрәнү музеенда балчыктан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды. Балчыктан төрле эшләнмәләр  (чүлмәкләр, төрле савыт-сабалар һ.б.) ясау борынгыдан килгән кәсеп. 


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

    Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре ”Ныклы гаилә” проекты рамкасы кысаларында гаилә көненә багышлап 14-15 май көннәрендә төрле чаралар үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International