ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

    Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре ”Ныклы гаилә” проекты рамкасы кысаларында гаилә көненә багышлап 14-15 май көннәрендә төрле чаралар үткәрделәр. 

    15 май көнне “Кама Тамагы муниципаль районы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль педагогы Алия Айсина аниматор Алинә Минигалиева белән берлектә “Халыкара гаилә көненә” багышланган чара үткәрделәр. Чараның максаты -  гаилә кыйммәтләрен ачу, үз гаилә әгъзаларыңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Гаилә терәк һәм ышаныч тою хисе бирә.

    20 апрельдә Олы Карамал авылында Әскәровлар гаиләсендә янгын чыгып, барлык мал-мөлкәтләре янгында юкка чыкты. 5 кешедән торган гаилә бернәрсәсез калды. Хөрмәтле райондашлар, ярдәм сорап Сезгә мөрәҗәгатҗ итәбез. 

     Район Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларын рус шагыйре Н.А. Заболоцкийның иҗаты белән таныштырдылар. Аңарга быел 115 яшь тулган булыр иде. Николай Заболоцкийның шигърияте күпкырлы, шигырьләрен олыларда, яшьләрдә яратып укыйлар.

    15 майда «Акчарлак» спорт сәләмәтләндерү комплексында “Халыкара гаилә көненә” багышлап яшьләр эше һәм спорт бүлеге, балалар-яшьләр спорт мәктәбе белән берлектә яшь гаиләләр өчен спорт бәйрәме үткәрде. Чарада 7 гаилә катнашты. Ярышлар үткәннән соң чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

“Нармонка” агрофирмасы җаваплылыгы җикләнгән җәмгыятьнең “Карамал” бүлекчәсе районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны чәчүне төгәлләде. 115 га солы, 907 га бодай, 440 га арпа чәчелгән. 


15
май, 2018 ел
сишәмбе

    Терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү чоры башланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гусман Ганибаев терлекләрне лагерьларга күчерү барышын тикшерү максатында “Нармонка” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 2 номерлы филиалында терлек торакларын әйләнеп чыкты.

    15 майда, Халыкара гаилә көне уңаеннан Кама Тамагы гражданлык халәте актларын теркәү бүлегендә әлеге көнгә багышлап чара үткәрделәр. 

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Очрашуга килүчеләр гражданлык, ташламалы кредит алу, торак һәм башка мәсәләләрне күтәрделәр. Барлык сорауларга да төгәл җаваплар бирелде.

11 – 13 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан республикасы шәхси-команда беренчелеге үтте (13 яшьтән 17 яшькә чаклы). Ярышта республика районнарыннан 260 спортчы катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International