ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

    “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Алия Айсина һәм Гөлназ Хөснетдинова 2018 елның 10 май көне көне балигъ булмаган балалар белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән «Спортландия» спорт чарасы үткәрделәр. 

    Бәрлегуҗа авылында 9 май көне Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг үтте. Митингта тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, авыл халкын, кунакларны Кама Тамагы муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Рәис Вафин, Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин, ветераннар советы рәисе Нурания Закирова котладылар.

    Хәрби хезмәткә чакырылу чорында гражданнарның хокукларын яклау максатыннан 18 майда халык өчен “кайнар линия” телефоны эшлиячәк. Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау, хәрби комиссариат, адвокатлар палатасы вәкилләре халыкка тулы мәгълүмат,  бәхәсле очраклар буенча аңлатмалар бирәчәкләр.

Куйбышев Затоны поселогында Җиңү көне бәйрәме. Фоторепортажлар

    Иске Казиле авыл җирлегендә 9 май көне Бөек Җиңү көненә багышлап тантаналы митинг үтте. Митингта тыл ветераннары,  сугыш чоры балалары, сугышчы-афганчылар, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. 


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. Көзге культураларны тукландыру бүгенгесе көнгә төгәлләнгән. Тырмалау эшләре тәмамлану алдында. Язгы культураларны чәчү дәвам итә. Чәчүдә 18 агрегат эшли. Ике чәчү комплексы эшне 2 сменада башкара.

    Район туган якны өйрәнү музеенда әлеге исем астында яңа күргәзмә ачылды. Халкыбызның героик үткәненә багышланган әлеге күргәзмәдә тамашачылар игътибарына сугыш символлары – хатлар, фотосүрәтләр, хатирәләр, котелклар, фляжкалар, тәмәке янчыклары, каска, пилотка һәм башка күп кенә экспонатлар тәкъдим ителгән.  

     “Единая Россия” Бөтенрәсәй политик партиясенең “Тарихи истәлек” партия проекты рамкасы кысаларында 21 еннән 22 сенә каршы төндә гомуми Республика форматында Бөек Ватан сугышы башлануга 77 тулуга багышлап “Свеча памяти” мемориаль акциясе үтә.

    Кама Тамагында Җиңү көнен бәйрәм итү 9 май көне көннең икенче яртысында Т. Миннуллин исемендәге паркта дәвам итте. Биредә “Какими были сороковые?” исемле ретрофест үтте. Сәхнәдә хезмәт коллективлары кырыгынчы елларны чагылдырган төрле бәйрәм номерлары белән чыгыш ясадылар.  


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

    Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Бөек Җиңүгә багышлап оештырылган җиңелчә йөгерү ярышында катнашучыларны бүләкләделәр. Йөгерү Куйбышев Затоны поселогыннан Кама Тамагы поселогына кадәр арада үтте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International