Бүген Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Кама Тамагы муниципаль районының барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үтә.
Бүген Кама Тамагында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып үтте. Әлеге чарада катнашучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән Татарстан Республикасы гражданнар обороносы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Ильхам Насыйбуллин, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, хәрби комиссар Дамир Сергеев котладылар. Бәйрәмнең беренче яртысы «Мы внуки твои, Победа!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды.
Бүген Кама Тамагында "Үлемсез полк" акциясе узды. Быел акциядә катнашучылар елдагыча Райпо майданыннан башлап Район мәдәният йорты каршындагы майданга чаклы уздылар. Карл Маркс урамы буйлап бабаларының портретларын күтәреп мәктәп укучылары, күп санлы оешма, предприятие хезмәт коллективлары, район үзәгендә яшәүчеләр үтте.
8 май көнне Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Минниханов катнашында тантаналы чара үтте.
Кама Тамагы муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш ветераннары тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле якташлар!
Чын күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!
17 апрельдән 3 нче майга кадәр Кама Тамагы муниципаль районында бадминтон буенча мастер-класслар үтте. 2017 елда район балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбе грант откан иде. Әлеге грант кысаларында бадминтон уены өчен кирәкле җиһазлар сатып алынды.
Кама Таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре чираттагы экскурсия оештырдылар. Экскурсия “Утлы кырыгынчы” елларга багышланган иде.
14 майдан 28 майга кадәр “Акчарлак спорт-сәләмәтләндерү комплексында олы һәм кече йөзү бассейннары суын алыштыру сәбәпле вакытлыча эшләми. Белешмәләр өчен телефон: 8(84377) 2-33-36. .
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин Маямсина Валентина Михайловнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.