ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

    4 май көнне Затон поселок китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясенә кушылдылар. Китапханә хезмәткәрләре Куйбышев Затоны урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучыларына кычкырып сугыш турында хикәяләр укыдылар һәм балаларны китапханәгә чакырдылар. 

    4 май көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында Кама Тамагы буенча Рәсәй пенсионерлар Союзы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе катнашында пенсионерларның “Третий возраст” Республика спартакиадасы 1 нче сайлап алу туры үтте. Спартакиада Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде. Чарада 30 спортсмен-пенсионер катнашты.  

    4 май көнне Гражданлык халәте актларын теркәү залында Пенсия фонды идарәсе белән берлектә 9 әнигә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Сертификатларны Кама Тамагы муниципаль башкарма комитет җитәкчесе Роман Михеев һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ильмир Гыйлметдинов тапшырдылар.

    Кирельск авыл китапханәсендә  балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен Кояш көненә багышланган “Һәрвакыт булсын кояш” исемле чара үтте. Балалар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, ни өчен кояш яктырта исемле мультфильм карадылар.

    8 майда Прокуратура органнарында чираттагы Бөтенрәсәй эшмәкәрләрен кабул итү көне үтәчәк. Кама Тамагы прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итү сәгать 8 дән 16 сәгатькә чаклы, Кама Тамагы штп., К. Маркс урамы, 1 адресы буенча булачак. Белешмәләр өчен телефон: 8(84377) 2-14-73.

«Доброгод» акциясе кысаларында 3 майда “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары «Иреклеләр балаларга» акциясен үткәрделәр.

    Балаларның җәйге ялын оештыруда гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасының балаларның хокукларын яклау вәкиле аппаратында 2018 елның 11маенда сәгать 9.00 дан  17.00 сәгатькә чаклы "кайнар" линия эшләячәк.  


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    26 апрельдән 28 апрельгә чаклы Алабуга шәһәрендә балалар техник иҗатын үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр фестивале үтте. Безнең районнан әлеге фестивальдә Куйбышев Затоны урта мәктәбе укучылары Бастрыгин Константин, Лебедев Григорий катнаштылар.

    28 апрельдә Кама Тамагы муниципаль районы аграр тармак эшчәннәре язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен төгәлләделәр. “Перекресток” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда (Җиләк бистәсе) түбән бәядән шәһәр халкы авыл хуҗалыгы ашамлыкларын теләп алдылар.

    «Акчарлак» спорт-сәләмәтләндерү комплексында “Кама Тамагы муниципаль районының яшь бадминтонисты”  2 тур район турниры булып үтте. Турнирда районның 7 мәктәбеннән 64 яшь уенчы катнашты. Әлеге ярыш май аенда узачак Рәсәй һәм Татарстан Республикасы ярышларына сайлап алу максатыннан оештырылган иде. Спортсменнарга уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International