Яшьләр эше һәм спорт бүлеге “Форпост” оешмасы, “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексы, балалар –яшьүсмеләр спорт мәктәбе белән берлектә “Бөек Ватан сугышы юллары буйлап” исемле тарихи квест үткәрделәр.
Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышлап Рудник урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен “Мастер ОК” клубы кысаларында “Георгиевская лента” брошь эшләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучылар үзләре өчен Георгиевская лентаны “казанши” техникасы рәвешендә эшләделәр.
27 нче апрель көне Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган һәм аның иҗатын яратучыларның муниципаль бәйге йомгаклау этабы узды.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов каматамагылыларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады!
Бүген, 2018 елның 28 апрелендә, Район мәдәният йортындагы фойеда урын алган «1941-1945 елгы сугыш хатлары» күчмә фотокүргәзмәсен ачу тантанасы булды. Бу масштаблы чара “Тарихи Хәтер” проекты кысаларында Татарстан Республикасының архив эше дәүләт комитеты һәм “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла.
Иске Казиле авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Габдулла Тукай туган көненә багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән музыкаль-әдәби чара үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, ”Кыйбла” кызыксыну клубы катнашучылары җырларын тәкъдим иттеләр.
Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 “А” сыйныф укучылары белән “Син һәм синең дусларың” дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар дуслашу кагыйдәләре белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр, үзләренең дуслары турында сөйләделәр.
Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Тамагы муниципаль районы буенча филиалы белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалар белән профессионал уку мәсьәләләре буенча һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләшү үткәрделәр.
“Татарстан-2018 музей язы” республика акциясе кысаларында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Красновидово авылындагы М. Горький музеенда булдылар, музейда эшләүче хезмәттәшләре белән бергә Чәй эч-күңелле яшә” исемле чара үткәрделәр.
"Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында “Игелекле ел» республика иреклеләр акциясе старт алды.” Әлеге эгида астында “Җиңү агачы” дип аталган чара Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.