ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

    Куйбышев Затоны поселок китапханәсе “Гүзәллеккә сак кагыл” исемле экологик сәнгать көне үткәрде.Әлеге чарада Кадет интернат-мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары катнашты.

    21 еннән 26 нчы апрельгә чаклы Туган якны өйрәнү музеенда “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” исемле яңа балалар рәсеме күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмәдә район мәктәпләре башлангыч сыйныф укучыларының рәсемнәре куелган. 

    Чираттагы тапкыр Затон урта мәктәбе укучылары туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Укучылар кызыксынып музей экспонатлары белән таныштылар, экскурсоводны тыңладылар. 

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. 


21
апрель, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле Кама Тамагы районы җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне хөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Муниципаль хакимият органнары – гражданнар һәм дәүләт арасын  бәйләп торучы әһәмиятле звено, ә аларның  компетентлыгы һәм ачыклыгы – җирле билгеләнештә дәүләт сәясәтенең әһәмиятле юнәлешләрен нәтиҗәле тормышка ашыру нигезе. Торак пунктларны төзекләндерү, җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү, территорияләрне социаль-икътисади үстерү җирле үзидарә хезмәткәрләренең беренчел берычларына керә. Бүген безнең уртак бурыч – халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, предприятие һәм оешмалар белән берлектә районыбызда яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңай шартлар тудыру.


20
апрель, 2018 ел
җомга

 

    Л. Н.Толстой исеме Россиядә генә түгел бөтен илдә билгеле. Ул гениаль язучы, тирән фикер йөртүче Һәм талантлы тәрбиячедә. Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль педагогы Гөлназ  Хөснетдинова балигъ булмаганнар белән «Л. Н. Толстой – балаларга» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.

    Бүген район Мәдәният йортында Җирле үзидарә көненә багышлап бәйрәм чарасы үтте. Бер берсен профессиональ бәйрәмнәре белән котларга районның җирле үзидрә органнары вәкилләре бирегә җыелды. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен шулай ук Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановта тәбрикләде.   

    Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы алдыннан Кама Тамагы муниципаль районында “ Ничек яшисең ветеран?”  акциясе старт алды. “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” хезмәткәрләре торак пунктларга чыгып Бөек ватан сугышы ветераннары Һәм тыл хезмәтчәннәренең торак-көнкүреш шартларын карадылар. 

    Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе  Рунар Шамсутдинов 24 апрельдә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә чаклы гражданнарны кабул итә.  

Адресы: Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70

Тел. 8(843-79)2-24-97

20 апрель көнне Балар китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашачак. Акция «Тылсымлы китап” исеме астында үтә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International