19 апрельдә Район балалар китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбенең 1нче Б сыйныф укучылары өчен “Әлифба белән саубуллашу” балалар бәйрәме үтте. Балаларны укырга һәм язарга өйрәнүләре белән котладылар.
2018 елнын 19 апрелендә Мәгариф идарәсендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләренең ачык йомгаклау чыгышы булып узды. 2017-2018 уку елына нәтиҗә ясалды, проблемалар яктыртылды, киләсе уку елына планнар куелды.
17 нче апрель көнне Апас муниципаль районы мәдәният йортында “Без бергә” республика фестиваленең зона туры узды. Бу фестивальдә Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан муниципаль районнарыннан килгән иҗат коллективлары катнашты.
2018 елның 26 апрелендә 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә чаклы Җирлекара үзәк китапханә бинасында (Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 нче йорт) Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хабиров гражданнарны кабул итә.
26 апрельдә 14.00 сәгатьтә "Камский трофей" кунакханә комплексында, адресы: Кама Тамагы штп, Б. Волга урамы - 4, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек советының күчмә утырышы була.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Очрашуга килүчеләр җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм башка мәсәләләрне күтәрделәр. Барлык сорауларга да төгәл җаваплар алынды.
Тәмте, Рудник, Кама-Тамагы урта, Кирельск, Келәнче, Красновидово тугызъеллык мәктәпләре укучылары Республика олимпиада үзәге һәм Казан шәһәре балалар эколог-биология үзәге тарафыннан уздырылган “Татарстанның табигатен саклыйк” исеме астында уздырылган бәйгедә катнаштылар.
Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесендә чираттагы «Социаль хезмәткәр мәктәбе “ дигән методик сәгать үткәрелде.
16 апрельдә Кама Тамагы муниципаль район Советының 24 нче утырышы булып үтте. Утырышны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы, Кама Тамагы муниципаль Район Советы рәисе Павел Лоханов алып барды. Утырышның көн тәртибенә 6 сорау куелган иде. Барлык сораулар да утырышта каралды, һәрберсе буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.