ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

    5-8 апрель дә Новочебоксарск шәһәрендә бадминтон буенча Россия кубогына 1 нче тур үтте. Ярышларга 17 төбәктән 64 инвалид-спортчы килгән иде. 

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. 

   Язгы каникул көннәрендә Буа шәһәрендә ел саен укучылар арасында үткәрелә торган «Чит телләр – культуралар диалогы» регионара фәнни-практик конференциясе булып узды. 


6
апрель, 2018 ел
җомга

   Татарстанның 100 еллыгы бәйрәме уңаеннан “Кама Тамагы муниципаль районындагы “Богородский рай”  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Татарстан-бай як» темасына тематик дәрес үткәрде. 

   5 апрельдә Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 3 эш каралды. Гаепле кешеләргә кисәтүләр һәм төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Каратал авыл китапханәсендә” Рабит Батулла тууына 80 ел” тулуга багышлап китап күргәзмәсе эшләнде. Китап укучыларга язучының бик күп әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың иҗатында булган әсәрләрен укыдылар.  

   Кама Тамагы районы Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Владимирова Мария Михаил кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мария Владимирова 2017 нче елдан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә тора.

  Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Гөлчәчәк Заләлиева Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды, “Әкиятне таны”дигән викторина, “Сүзләрне тап” темасына тапкыр-шоу үткәрде. 

     Халыкара кошлар көне уңаеннан Иске Казиле авыл клубында китапханә белән берлектә “Кошлар - безнең дусларыбыз» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

   Халыкара балалар китабы көне уӊаеннан Чаллы авылы китапханәсендә китап сөючеләр берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Балалар китабы сихри бер дөнья» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International