3 мартта муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Ринат улы Залаков, Россельхозбанк, Гарантия фонды, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ вәкилләре Кама Тамагында елга 270 тонна карий сомы үстерү буенча яңа балык заводын реконструкцияләү һәм төзү белән таныштылар. Биредә балыкның ана баш санын үрчетү планлаштырыла, аның аналоглары Россиядә юк. Танышу барышында Наил Ринатович Россельхозбанкка заводка җиһазлар сатып алу өчен кредит бирү механизмын җентекләп эшләргә кушты.
Шулай ук 2016 елдан башлап Франция технологиясе буенча ак күгәрекле табигый сырлар җитештерү белән шөгыльләнә торган Камамбер сыр заводын да карадылар. Катнашучылар сөт эшкәртү процессы, сыр җитештерү технологиясе, әзер продукцияне сату логистикасы белән таныштылар. «Камамбер» ҖЧҖендә сыр җитештерү цехын киңәйтү бара. Предприятие табигый продуктның 100% җитештерү өчен стабилизаторсыз һәм консервантларсыз районның фермер сөтен сатып ала, әмма сөт эремәсенең 90%ын утильләштерергә мәҗбүр. Шуңа күрә сөтне калдыксыз эшкәртү максатында яңа җиһазлар урнаштыру өчен бина әзерләнә.