Агымдагы елның март аеннан башлап, торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-фактураларда “БЕЗ ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ!” колл-центр, Татарстан Республикасы буенча Гомумроссия халык фронты һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге телефоннары, шулай ук яңа коронавирус инфекциясеннән саклау буенча төп чаралар турында мәгълүмат урын алачак.
«Татэнергосбыт» АҖ мәгълүматларына караганда, җәмгыять тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1,6 миллионнан артык шәхси счетка түләү документлары формалаштырыла. Хисапларны бастыру «Горстройресурсы»ҖЧҖ подрядчы оешмасы көче белән башкарыла.
Вирусны кисәтүдә дистанцион сервислардан файдалану мөмкинлеге турында хәбәр
түләү кәгазьләренең икенче ягында урын алачак, аның макеты эшләнгән дә инде.
3 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 2020 елның март ае өчен түләү документларының 50% тан артыгы бастырып чыгарылган.
Үзгәрешләр кертелү сәбәпле, түләү кәгазьләрен яңадан бастыру таләп ителә. Шунлыктан, халыкка түләү документларын бирү сроклары чигерелә, квитанцияләр 18 апрельдән соң гына таратылачак.