ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Район җирлекләренең  территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү  кысаларында,  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов катнашында урамнарны тикшерү дәвам итә. Бүген, 11 апрель көнне комиссия әгъзалары Кама Тамагы штп  Комсомол, Ленин, Киров һәм Кооперативная урамнарында булдылар.

Бүген, 11 апрель көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район Башлыгына эшкә урнашу, КФХ ачу, җир мәсьәләләре, авария хәлендәге торактан күчерү буенча алты каматамагылы мөрәҗәгать итте.

Бүген мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләре белән булган киңәшмә барышында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов белем бирү оешмалары җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы "Мәгариф Идарәсе" МКУ  җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International