ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
7 февральдә Келәнче авылында РФ Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов бүләкләренә традицион хоккей турниры үткәреләчәк.

Хөрмәтле Каматамагылылар! Искә төшереп китәбез, Кама Тамагы МР  "Халык инвентаризациясе" акциясе дәвам итә. Ул районыбызның архитектура кыяфәтенә негатив тәэсир итүче, чүплекләр килеп чыгуына булышучы хуҗасыз биналар һәм буш җир участокларны ачыклау эшенә юнәлгән.

10 февральдә 12.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Александрович Власов шәхси сораулар буенча Тәмте җирле үзидарәсе бинасында гражданнар кабул итә.
Красновидовода Горький музеенда авылга һәм аның проблемаларына багышланган “Яшә туган авылым” дип исемләнгән чара үткәрелде.
5 февральдә Олы Кариле урта мәктәбе базасында укытучыларның район спартакиадасы үткәрелде.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
5 февральдә МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов район яшьләре белән очрашты.
Хөрмәтле Кама Тамагы районы халкы! “Террорлыкка каршы” бүлектә террорлык куркынычы дәрәҗәсе булганда гражданнар нинди гамәлләр башкарырга тиешлеге күрсәтелгән белешмә өстәлде.
Кама Тамагы районында хосусыйлаштырылмаган торак аз калган. Хосусыйлаштырырга билгеләнгән 20 ел дәвамында халыкның төп өлеше үз хокукларын тормышка ашырган. Идарә компаниясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 проценттан кимрәк каматамагылылар гына фатирларын рәсмиләштермәгән.
10 февральдә 12.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Александрович Власов шәхси сораулар буенча Тәмте җирле үзидарәсе бинасында гражданнар кабул итә. Теләгән һәркем мөмкинлектән файдалана ала.
Сыйфатлы орлыкларның яхшы уңыш нигезе булуы һәркемгә билгеле. Кайгыртучан хуҗа һәрвакыт бу хакта уйлап, чәчү сезонына тикшерелгән, ышанычлы материалның хәстәрен алдан ук күреп куя. Шушы көннәрдә без ТРда «Россельхозцентр» ФГБУ район бүлеге коллективы белән очраштык. Барлык хезмәткәрләр дә ак халатлардан, умарта кортлары кебек үз эшләре белән мәшгуль иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International