Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Рудник урта мәктәбендә Д Князев һәм 116нчы янгын сүндерү бүлегенең каравыл җитәкчесе Алмаз Миңнегалиев катнашында укучылар беән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.
Красновидово төп мәктәбенең 6-9 сыйныфларында экологик дәрес сыйфатында "Чисталык дәресе" үткәрелде.
26 декабрьдә район мәдәният йортында Кама Тамагы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен “Золушка” әкияте күрсәтелде.
Узган пәнҗешәмбедә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча бәйрәм алды ярминкәсе үткәрелде.
25 декабрьдә кадет мәктәбендә Яңа ел балы үткәрелде.
25 декабрьдә мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның төп чыршысы ачылды. Бөтен мәйдан матур кар сыннары белән бизәлгән, балаларның күбесе шулар янында истәлеккә фотога төшергә теләде. Караңгы төшү белән тагын да күңеллерәк булды – барлык административ биналарда төсле утлар кабынып, әкияти дөнья төсмере бирде.
Кама Тамагы МР ришвәтчелек күремнәрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп. территориясендә "Ришвәтчелек сораулары буенча гражданнар мөрәҗәгате" өч махсус ящик урнаштырылган(килгән хатлар ай саен алына). Шулай ук ришвәтчелек күремнәре турында хәбәр итү өчен "Ышаныч теелфоны" эшли: 8 (84377) 2-11-51.
2014 елның 25 декабрендә Кама Тамагы штп сугышта катнашучылар һәм гаскәр-интернационалистларга багышланган һәйкәл буенда Әфганстанга совет гаскәрләре чикләнгән контингентын кертунең 35-еллыгына багышланган митинг булды.
23 декабрь көне Кече Мәрәтхуҗа авыл мәдәният йортында Афганстанга Совет гаскәрләре керүенә 35 ел тулу уңаеннан урта яшьтәгеләр арасында “Кичер кайта алмавымны...” дигән исем астында әңгәмә үткәрелде.
Россиядә ел саен билгеләп үтелүче коткаручылар көне РФ Президентының 1995 к елның 26 ноябрендәге 1306нчы юоерыгы белән билгеләнә. 1990 елда бу көнне коткаручылар корпусы оеша.
Коткаручылар көне бәйрәме алдыннан без районның Бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Артур Левагин белән сөйләштек.