ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 24 декабрендә Кама Тамагы муниципаль  районы китапханәсе һәм Тәмте авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Әфганстанга гаскәрләр керүнең 35-еллыгына багышланган чара үткәрелде.

24 декабрь көнне Олы Карамал мәдәният йортында "Әфганстан-йөрәк ярам" дип исемләнгән кичә узды. Кичәдә Әфганстанда хезмәт иткән Вәлиев Роберт Наил улы һәм Валиуллин Илфат Вакыйф улы килгән иде.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районының гомуми белем оешмаларында “Чисталык дәресе”  республика табигатьне саклау экологик-мәгариф акциясе чаралары үткәрелде.

“Соры” базарга иң элек эш бирүчеләр тарафыннан эшче урыннарны хезмәт килешүе төземичә бирү, рәсми бухгалтерия документлары буенча исәпкә алынмаган хезмәт хакы түләү, ягъни хезмәт хакын “конвертта” бирү керә.

20 декабрьдә Каратал мәдәният йортында алтын туйларын билгеләп үтүче Мөнәвәрәһәм Галимҗан Яруллиннарны хөрмәтләделәр.


Хөрмәтле Каматамагылылар! Искә төшереп китәбез, Кама Тамагы МР  "Халык инвентаризациясе" акциясе дәвам итә. Ул районыбызның архитектура кыяфәтенә негатив тәэсир итүче, чүплекләр килеп чыгуына булышучы хуҗасыз биналар һәм буш җир участокларны ачыклау эшенә юнәлгән.

Бөек Ватан сугышы илебез өчен авыр сынау булды. Совет халкының Җиңүгә юлы озын һәм авыр булды. Ул халкыбызга кыйммәткә төшә. Халкыбыз сугышта 27 миллион артык улын һәм кызын югалта. Әмма әлеге корбан юкка гына булмый. Совет халкының фронттагы һәм тылдагы аяусыз көрәше нәтиҗәсендә Ватаныбызныж азатлыгына һәм мәөстәкыйльлегенә юл ярылды, дөнья цивилизациясен коткарып калды. Советлар Союзы геройлары, шулар арасында якташыбыз да кешелек рухына хас булган батырлык кылган. Шуларның берсе - Кирельск авылында туып-үскән Михаил Алексеевич Чирков турында сөйләп үтәсе килә.

Кадет мәктәбендә “Чисталык дәресе” республика табигатьне саклау экологик-белем бирү акциясе башланды.
Әфган сугышы... Без аның турында күп тә, аз дә беләбез. Ул тарихка кереп калды һәм юк кына ун ел эчендә меңнәрчә сугышчы-интернационалистлар гомерен өзде. Әлеге сугыш үз артыннан цинклы табутлар, гарип-горабалар китереп, күп кенә гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде. Әфганстандагы сугыш - ул анда катнашучылар өчен йөрәк ярасы. Калганнар өчен ерактагы, чит, аңлаешсыз сугыш булып калды.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 23 декабрендә “Кама Тамагы “авыл хуҗалыгы предприятиесы” ачык җәмгыять оешмасының “Чаллы” бүлегендә һәм “Келәнче” бүлекчәсендә, шулай ук “Красный Восток” ачык җәмгыять оешмасында (Олы Кариле) Кама Тамагы МР башлыгы урынбасары Гәбидуллин Г.Ә. , районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм бүлекчеләр җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International