ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

21 ноябрь Кама Тамагы урта мәктәбендә 9-11 сыйныфлар өчен “Кануннар кайда туа?” темасына парламент дәресе булды. Анда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты.


22
ноябрь, 2014 ел
шимбә

"Кадрлар резервы" проектында катнашу өчен заявкалар кабул итү 5 декабрьгә кадәр озайтыла.


Кичә кадет мәктәбендә парламент дәресе үткәрелде.


Кама Тамагы урта мәктәбендә гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге психологы Ләйсән Кәримуллина "Минем хокукларым һәм вазыйфаларым: үзебез һәм башкалар турында уйларга өйрәнәбез" темасына дәрес үткәрде.



20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә балага хокукый ярдәм көне кысаларында шушы көнгә багышланган чара үткәрелде.

Бу көнне кадет мәктәбенең 7-11 сыйныфларында район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров очрашу үткәрелде. Ул балалар һәм яшүсмерләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашуда шулай ук кадет мәктәбенең ата-аналар комитеты рәисе Надежда Родина да катнашты.

Укучыларда коррупциягә каршы торуны формалаштыру, аңа тискәре караш тәрбияләү, коррупциягә каршы тору күнекмәләре үстерү, иҗат сәләтен арттыру максатында үткәрелгән “Илемнең киләчәге – минем кулларда” дип исемләнгән укучылар иншаларының республика конкурсының муниципаль этабына йомгаклар ясалды.

20 ноябрьдә “Акчарлак” спорт комплексында инвалидлар ункөнлеге алдыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чара үткәрелде.

20 ноябрьдә район мәктәпләрендә хокукый ярдәм көне үткәрелде.


Пенсияне дәүләт финанславында катнашу шартларында федераль законга үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә кайбер үзгәрешлә барлыкка килде.Мәсәлән, Программага керү мөмкинлеге 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылды, ә яңа катнашучылар өчен беренче взнос ясау мөмкинлеге – 2015 елның 31 гыйнварына кадәр.

Кичә Росреестр идарәсенең район бүлегендә бердәм консультация көне үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International