Узган дүшәмбедә МР җирлеге башлыклары Татарстан Республикасында Россия ФНСның 19нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алевтина Лихачева белән очрашты.
1 октябрь көнне сәгать 14:00 дә, Кама Тамагы районының мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара үткәреләчәк.
Келәнче авылының балалар бакчасында Федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп, тәрбияләүнең комплекслы-тематик планы төзелде.
План үз эченә утыз алты проектны чолгап ала һәм уку елы башыннан икесе тормышка ашырылды инде. Чираттагы зур проектның исеме “Хуш киләсең, көз!”.Һәр елны, 21 сентябрьдә бөтен халык җәмәгатьчелеге Халыкара Тынычлык Көнен билгеләп үтә. “Богородский рай” балаларга һәм гаиләләргә булышу бүлекчәсе бу көнгә багышлап “Тирә яктагы тынычлык- үзеңнән башлана” дип исемләнгән акция оештырганнар. Акциядә Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары катнашты.
2014 елның 20-25 сентябрендә үткәрелгән “Россия балалары” оператив-профилактик операция кысаларында Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә төрле чаралар үткәрелде.
2014 елның 23 сентябрендә Свияжск шәһәрендә Ф.Х.Мөһәмәдшин катнашуы белән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәясәт партиясе Татарстан регины бүлегенең I Спартакиадасы булды.