ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
16 нчы мартта, Галиаскар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия Театрында итальян драматургы Карло Гоцци әсәре буенча куелган “Хан кызы Турандык” ("Принцесса Турандот") спектакле күрсәтелде.
Буа шәһәренең  академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” исемле II  республикакүләм фәнни-гамәли конференцисе узды.

"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.

XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү.

Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган:

Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз;

Нәүрүз мөбарәкбад,
Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
24 мартта сәгать 10.00да район мәдәният йортында балалар һәм яшьләр арасында эстрада сәнгате буенча “Созвездие-Йолдызлык-2014” республика конкурсының район этабы була.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
15 марттан Татарстанда IТ-чемпион республика конкурсының “яңа сезоны” старт алды. Мәктәпләр һәм муниципалитетлар призлар өчен көрәш башлый.
Районыбызда соңгы вакытларда 90-95 һәм аннан соңгы юбилейларын билгеләп үтүчеләр Россия Президенты тәбрикләү телеграммасын, район җитәкчелегеннән котлау һәм кыйммәтле бүләкләр ала.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
28 февральдә Сөйки урта мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Екатерина Григорьева (җитәкчесе Алсу Шакирова) һәм Олы Кариле урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алмаз Гареев (җитәкчесе Лилия Гареева) “Сочи -2014 каршылап” олимпия белеме системасы кысаларында урта гомумбелем бирү учреждениесе укучылары арасында үткәрелгән республика иҗат конкурсында катнаштылар.

15
март, 2014 ел
шимбә
12 мартка бирелгән мәгълүматлар күрсәткәнчә, районыбызның 300 кешесе кереме турында декларация тапшырган.
Татарстанда “Иң яхшы хат язу дәресе” XII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды.
Ел саен районыбызда балалар туу саны арта. Бу сөенечле хәл, чөнки күрсәткечләр тотрыклы һәм яшь әти-әнинең киләсе көнгә ышанычы зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International