Муниципаль район башлыгы күрсәтмә нигезендә , коррупциягә каршы тору турындагы законны тормышка ашыру максатларында, Кама Тамагы штпның Калинин урамындагы 31 нче йорт, К.Маркс урамындагы 4 нче йорт һәм Гагарин урамындагы 80 нче йортта “ Коррупциягә каршы тору мәсъәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен” махсус әрҗәләр куелган.
2 февраль көнне 11 сәгатьтә “Акчарлак” спорт сәламәтләндерү үзәгендә Республика турнирының мини футбол буенча финал уеннары узачак
Агымдагы елның 25 гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар арасында чаңгы буенча республика ярышлары үткәрелде. Анда безнең районнан өч кеше катнашты. Әлеге ярышларны республика инвалидлар җәмгыяте оештырган иде.
Кама Тамагы муниципаль районында туган якны өйрәнү музеенда Кама Тамагы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары Куйбышев Затонда һәм Сөйкидә яшәүче сугыш ветераннары белән очрашты.
27 гыйнвардан башлап ашыгыч хезмәтләргә бердәм 112 номер яки 101, 102, 103, 104 номерларын җыеп шалтыратырга туры киләчәк.
Узган ел дәвамында районның «Надежда» хәйрия фонды 145,5 мең сумга тулыланды. Нигездә бу акча март аенда үткәрелгән хәйрия марафоны вакытында җыелды. Шулай ук районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уңышлы утте.
Агымдагы елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләрнең иминләү өлеше чираттагы тапкыр индексацияләнә.
Ярышлар спротның 13 төре буенча уза. Шул ук вакытта спортның дүрт төре: хоккей, мини-футбол, волейбол һәм өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары була.
“Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән Роберт Хәйруллин истәлегенә багышлап волейбол турниры үткәрелде.