8 февральдә Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселок хоккей тартмачыгында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы кубогына ир-егетләр командалары арасында алкалы хоккей ярышы үткәрелде.
Район сәламәтлек саклау системасы дүрт ел үзгәрешләр кичерә- сәламәтлек саклауны модернизацияләү медицинаның барлык спекторларына үтеп керде.
9 февральдә сәгать 10.00да мәктәп күлендә чаңгы ярышлары үткәрелә. Анда район учреждение һәм оешма вәкилләре, өлкән сыйныф һәм һөнәри училище укучылары катнаша. Теләге булган һәркемне олимпиаданы “Татарстан чаңгы юлы-2014”тә каршы алырга чакырабыз.
5 февральдә районның туган якны өйрәнү музеенда укучылар чираттагы тапкыр сугыш ветераннары белән очрашты. Бу юлы Кирельск төп мәктәбе укучылары Кама Тамагында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы кимегәннән кими. Илебез өчен еракта калган һәм дәһшәтле вакыйгалар шаһитләре белән очрашулар беркайчанда булмаганча әһәмиятле.
Кама Тамагы муниципаль районында балалар ышаныч телефоны эшли.
Теләсә кайсы бала катлаулы тормыш хәленә эләксә, квалификацияле ярдәм сорарга һәм психологик ярдәм алырга мөмкин. Яшүсмер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 8-9600-377-866 телефонына шалтырата ала.
12 февральдә РОО бинасында 8.30 сәгатьтән вакытлыча чакырылыштагы психологик-медик-педагогик комиссия (ПМПК) утырышы була.
«Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Мини-футболны – мәктәпкә» федераль программа кысаларында республика финал ярышлары үткәрелде.