“Татарстан Республикасында 2013 елда пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турында” 2013 елның 8 октябрендәге Татарстан Республикасы законы нигезендә 2014 елга пенсионерларның яшәү минимумы 5912 сум күләмендә билгеләнгән.
Агымдагы елның 10 февраленнән район автозаправкаларында бензинның иң популяр «Регуляр-92» марка төренең бәясе 60 тиенгә артып, 29 сум 10 тиенгә җитте.
Кама Тамагы штп. Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбенең хоккей тартмасында район укучыларының Спартакиадасы кысаларында алка белән хоккей ярышы булып узды.
Келәнче мәдәният йорты җитәкчесе Нәҗмиева Гөлсем Миңневәлиевна һәм Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбенең татр теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рушания Шәрифҗановна "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабында катнаштылар.
Хөрмәтле каматамагылылар! 2014 елның 17 февралендә Кама Тамагы муниципаль районында "Халык инвентаризациясе" акциясе старт ала. Әлеге акция иясез биналарны, буш җир участокларын, тиешле техник халәттә булмаган корылмаларны ачыклауга юнәлтелгән.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ярдәмендә узган ел дәвамында 16 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган.
21 февральдә сәгать 10да Татарстан Республикасында ПФР бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Вафин Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе кабинетында куелган видеоэлемтә аша гражданнар кабул итәчәк.
Ватанны саклаучы якташларыбызның батырлыгы, куркусызлыгы укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә үрнәк булып тора. Февральдә гадәт буенча район мәктәпләрендә батырлык ае үткәрелә. Агымдагы ел юбилей елы булып тора, илебез чикләреннән тыш Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алабыз.
2014 елның 9 февралендә 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районында Бөтенроссия масса-күләм чаңгы ярышы “Россия чаңгы юлы-2014” булып узды.