ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2014 ел
шимбә

Республика күләмендә «Ватаным Татарстан» газетасының каһарман шагыйрь Муса Җәлил призына Әлмәт шәһәрендә узган бәйгедә безнең районнан Равил Мөбарәкшин катнашты һәм призлы урын яулады.


21
февраль, 2014 ел
җомга

20  нче  февральдә  Туфан  Миңнуллин  музеенда  Туган  тел  көне  уңаеннан якташыбыз  истәлегенә  балалар  театр  кунакханәсе  оештырылды. Т.Миңнуллинның  балалар өчен  язылган  “Үзем  белән  үзем”(2Б сыйныф), “Гафият  турында  әкият”(4 нче  сыйныф), “Авыл  эте  Акбай(6АБ сыйныф), әсәрләре  сәхнәләштерелде. 

Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү үзәгендә бадминтон буенча укучылар Спартакиадасы, практик семинар һәм Кама Тамагы муниципаль район Беренчелеге булып узды.


20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

21 февральдә сәгать 10да Татарстан Республикасында ПФР бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Вафин Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе кабинетында куелган видеоэлемтә аша гражданнар кабул итәчәк.


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Әлеге чарада Әфганчылар алдында республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

18 февраль көнне Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә чираттагы туу турында таныклык тапшыру тантанасы үтте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәрбия бирүдә аеруча кискен торган проблемаларга җәмәгатьчелек һәм һөнәри педагогик берләшмәләрне тартуда мәгариф учреждениеләрендә алдынгылыкны торгызуга сәләтле тәрбияви идеяләр һәм практиканы ачыклау һәм популярлаштыру максатларында республика районнары мәгариф учреждениеләрендә “Ел сыйныф җитәкчесе” республика конкурсы оештырды.

14 февраль Изге Вәли көнендә Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы штп мәдәният йортында 17.00 сәгатьтә укучылар өчен дискотека оештырылган иде.


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Изге Вәли - гашыйклар көнендә район дәваханәсенең балалар тудыру йортында муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова Даныш авылында яшәүче Рәзинә Гафурова һәм Кама Тамагыннан Алинә Шакировага балалары туу уңаеннан таныклык тапшырды, истәлеккә бүләкләде.

2014 елның 14 февралендә Иске Казиле авыл җирлеге Каратал мәдәният йорты директоры Яруллина Талия Гыйлемҗан кызына 50 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International