ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы штпдагы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Вәсилә Мәрхәб кызы Галиуллина «Заманча балалар бакчасы-2013» Бөтенроссия конкурсының «Иң яхшы җитәкче» номинациясендә призер булды.

2014 елның 26 февралендә Кама Тамагы штп “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Кама Тамагы муниципаль районы мәктәп укучылары арасында йөзү буенча ярышлар булып узды. Анда районның 6 мәктәп командасы катнашты.

2014 елның 27 февралендә Кама Тамагы штп Көньяк Околица микрорайоны урман полосасында Кама Тамагы муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәп укучыларының  Спартакиадасы кысаларында спорт юнәлешләре буенча ярышлар  үткәрелде.


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 9 маеннан 2015 елның 9 маена кадәр Татарстан Республикасында «Хәтер Вахтасы» үткәреләчәк.

Pайон мәдәният йортында «Сугыш чоры җырлары» район конкурсында җиңүчеләрнең гала-концерты булды. Анда сугыш һәм сугыштан соңгы популяр булган җырлар яңгырады. Чарада Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Илдан Шәйморзин да катнашты.

Кама Тамагының Келәнче төп мәктәбе базасында олы яшьтәге мәктәп укучылары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей турниры булды.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе

21 нче февральдә, Казан  шәһәренең  “Татар  телендә  белем  бирүче  12  нче гимназия”сендә Т. Миңнуллинның  истәлегенә  багышланган  I  республика  конференциясенең   “Театр  яктылыкка, нурга  илтә!” номинациясе  бәйгесендә  безнең  Кама  Тамагы  урта  мәктәбенең  6А, 6Б  сыйныфы  укучылары  Т. Миңнуллинның “Авыл  эте  Акбай” әсәрен    сәхнәләштерделәр. Сәхнәдә  укучылар  үзләрен  чын  артистларча тоттылар, үз  рольләрен  җиренә  җиткереп  башкардылар. Бу бәйгедә жюри  әгъзалары  булып  утырган  Г.Камал  артистлары: Нәҗибә Ихсанова, Ирек  Баһманов,Әсхәт Хисмәтуллиннар  балаларның уйнауларын яратып карадылар. 

   

Кама Тамагы районы Башлыгы Зөфәр Гарәфиев җитәкчелеге астында район делегациясе ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашындагы  Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада булып кайтты.

Кама Тамагы муниципаль районының Кирельк мәдәният йортында "Россиягә хезмәт итәм" дип исемләнгән, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, тантаналы чара булып узды. Кичә программасына коцерт номерлары гына түгел, ә иң көчле, иң кыю ир-егетләр өчен конкурслар да кертелгән иде. 


22
февраль, 2014 ел
шимбә
Мәскәүдә мәктәп укучыларының Д. Менделеев исемендәге фәнни-тикшеренү эшләренең унынчы Бөтенроссия конкурсы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International