ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2014 ел
сишәмбе
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Зөфәр Гарәфиев һзм Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков шәхси сораулар буенча гадәттәгечә гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итү вакытында Зөфәр Галимулла улы һәм Айрат Ринат улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле службаларга индивидуаль чиратта вазифалар бирделәр.

7
март, 2014 ел
җомга
2014 елның 6 мартында Сочидагы Параолимпия уеннары ачылышы алдыннан "Кама Тамагы Яшь Гвардия" региональ-иҗтимагый берләшмәсе активистлары бала-яшүсмер мәктәбе тәрбияләнүчеләре белән бадминтон буенча иптәшләр очрашуын оештырдылар.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
"Прощай Масленица!" дигән күңелле бәйрәм 2014 елның 2 мартында Кама Тамагы муниципаль районы Сюкеево авыл җирлегендә үтеп китте. Тамашачылар өчен сәхнәләштергән тамаша, уеннар, конкурслар, атларда йөрү һәм Масленица бәйрәменең иң мөһим традициясе - беленнәр белән сыйлау әзерләнгән иде.
Үткән якшәмбе көнендә Тәмте авыл мәдәният йорты мәйданында кышны озатып язны каршы алуга багышланган Масленица бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә һәм Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырдылар.
Сочидагы Паролимпия уеннары ачылышы алдыннан Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбендә кышкы спорт төрләре буенча ярышлар тәмамланып килә.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 6 мартында сәгать 15:00 Үзәк мәдәният йортында 8 мартка багышланган бзйрәм концерты үткәреләчәк.

1
март, 2014 ел
шимбә

Олы Салтык урта мәктәбендә Халыкара туган тел көне кысаларында Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова белән очрашу булды.

2013 елда Татарстан Республикасы «халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына республика буенча гражданнардан барлыгы 19360 заявка кергән, шулардан 21 заявка безнең районнан.
Өченче ел инде районыбыз республиканың авыл районнары арасында түләүсез дәвалану һәм санатор тернәкләндерү өчен үз мөмкинлекләрендә федераль ташламалардан куллану буенча бишенче урында бара.

28
февраль, 2014 ел
җомга
Киләсе ял көннәрендә, 2014 елның 1 һәм 2 мартында, Кама Тамагы МР яшәүчеләрен һәм кунакларын, кышны озатып язны каршы алуга багышланган Масленица бәйрәме көтеп кала.
Бәйрәм программасында районның торак пунктларында: музыкантлар, җырчылар, биючеләр һәм скоморохлар катнашуы белән сәхнәләштергән тамашалар, җырлар, такмаклар, әйлән-бәйләннәр, конкурслар, Масленица чучелосын яндыру һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International