ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

         Кирельск  авыл җирлеге мәдәният йортында студентлар көненә карата “Татьяна көне” конкурслы, җырлы-биюле тамаша булып узды


25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
       2005 елның 25 гыйнварыннан Россиядә студентлар көне билгеләп үтелә. XIX гасыр урталарына студентлар һәм Мәскәү университеты профессорлары бәйрәменнән бу көн Россия интеллигенциясе бәйрәменә әверелә. Аны бәйрәмне студентлар шау-шулы һәм күңелле билгеләп үтә.

           24 гыйнвар  көнне Кама Тамагы муниципаль районы штп.Затон кадет интернат-мәктзбендә футбол буенча икенче төркем ярыш булып узды. Әлеге чараны укучылар белән берлектә  физик тәрбия укытучысы Белов Д.В. оештырды.


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
          24 гыйнвар «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Роберт Хәйруллин истәлегенә багышланган волейбол турниры үткәрелә.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

            Кама Тамагы муниципаль  районында өлкән яшьтәгеләр өчен компьютер грамоталыгына  өйрәнү курслары буенча дәресләр башланды. 15 пенсионер әлеге курсларга йөрергә теләкләрен белдерделәр


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
24 гыйнвар «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Роберт Хәйруллин истәлегенә багышланган волейбол турниры үткәрелә.
       Ставкалар төшә 2014 елдан үзмәшгульле халык – шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар, КФХ башлыклары һәм билгеләнгән күләмдә иминләү взнослары түләүче башка физик затлар өчен иминләү взнослары ставкасы кими.
          Узган дүшәмбедә 2013 елда муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча урыннарда гражданнар җыелышы башланды. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә 2014 елга планнар һәм бурычлар билгеләнә.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

          22 гыйнварда 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында «Кама Тамагы муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне хуплау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый совет булдыру турында»гы темага эшмәкәрләр конференциясе була.


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
18 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп. ирләр командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 1нче этабы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International