ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
          Узган дүшәмбедә 2013 елда муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча урыннарда гражданнар җыелышы башланды. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә 2014 елга планнар һәм бурычлар билгеләнә.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

          22 гыйнварда 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында «Кама Тамагы муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне хуплау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый совет булдыру турында»гы темага эшмәкәрләр конференциясе була.


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
18 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп. ирләр командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 1нче этабы булып узды.
Яңа елдан мәҗбүри социаль иминләү буенча пособие күләме арта.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
16 гыйнвар көнне Балчыклы авылы мәдәният йортында  мөселманнарның зур бәйрәме "Мәүлид кичәсе" үткәрелде. Бәйрәмгә куп санлы дин кардәшләребез җыелган иде.
 “Мәктәп автобусы” программасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Бу хакта берничә тапкыр ТР Премьер-министры Илдар Халиков та билгеләп үтте. Мәктәп автобуслары көн саен балаларны кечкенә авыллардан база мәктәпләренә китерә. Алар барысы да ГЛОНАСС терминаллары базасында мобиль навигация системасы белән җиһазландырылган.

14 гыйнвар көнне  Иске Казиле авыл җирлегенә кергән Каратал авылы мәдәният йортында “Мәүлид бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмгә Иске Казиле, Каратал, Атабай, Бишалаб авылларыннан куп санлы дин кардәшләребез җыелган иде.

22 гыйнварда 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында «Кама Тамагы муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне хуплау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый совет булдыру турында»гы темага эшмәкәрләр конференциясе була.

Узган елны Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 174 бала теркәлгән. Туу турындагы актларның гомуми санынан 79 малай һәм 95 кыз бала теркәлгән.


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Раштуа һәм хачлану бәйрәмнәре уңаеннан Тәмте авыл җирлеге пенсионерлары белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International