ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2 гыйнварда Һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе-рәбигуль-әүвәл башланды. Мәүлид бәйрәмен 15 гыйнварда район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ихлас, җылы, күркәм мөнәсәбәттә оештырдылар.

Хөрмәтле каматамагылылар! Сезнең пенсия буенча сорауларыгыз бар икән Татарстан республикасы Апас һәм Кама Тамагы районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең 074 “кайнар линия” телефонына 23 гыйнвар көнне 2014 ел сәгать 8.00 алып 17.00 кадәр шалтырата аласыз.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең теркәү залында тантаналы рәвештә 2014 елда беренче яшь гаилә Баранов Антон Валерьевич  һәм Хадинович Юлия Викторовнаның туйлары теркәлде.

12 гыйнвар көнне Сөйки урта мәктәбендә өстәл теннисы буенча Кама Тамагы муниципаль районының ачык "Рыштуа" Беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта Апас муниципаль районыннан, Сөйки һәм Иске Казиле авыл җирлекләреннән булган балалар катнашты.

Хөрмәтле каматамагылылар! 2014 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасында муниципалитетларда яңа ел чыршыларын бизәү конкурсы төгәлләнә. Әгәр дә сез әле Кама Тамагы штп. мәдәният йорты каршында бизәлгән яңа ел чибәренә тавыш бирмәгән булсагыз, бүген сезгә соңгы мөмкинчелек бирелә.


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 13 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп. төп үзәк яңа ел чыршысы ябылды. Балалар һәм олылар өчен мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштерегән тамаша әзерләгәннәр иде. Кыш бабай, Кар кызы убырлы, ат, куян әлеге тамашаның төп персонажлары иде.


13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе киләсене хәбәр итә: 01.01.2014 елдан алып күмүгә бирелә торган ярдәм 5002 сум 16 тиен тәшкил итә.

2014 елның 8 гыйнвар көнне Иске Казиле авыл җирлеге коллективы  Гатауллина Кәдрия Хәсбиулловнаны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Кәдрия Хәсбиулловна 30 ел буена Иске Казиле авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе булып эшләде.


10
гыйнвар, 2014 ел
җомга

10 нчы гыйнвар көнне  Олы Бортас авылында яшәүче Рәйхана Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны күркәм юбилее белән котларга МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан Шәймурзин һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев килде.

Ике ел элек Куйбышев Затон штп территориясендә Чувашиядән шәхси эшмәкәр Марс Әюпов ат фермасы оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International