Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе киләсене хәбәр итә: 01.01.2014 елдан алып күмүгә бирелә торган ярдәм 5002 сум 16 тиен тәшкил итә.
2014 елның 8 гыйнвар көнне Иске Казиле авыл җирлеге коллективы Гатауллина Кәдрия Хәсбиулловнаны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Кәдрия Хәсбиулловна 30 ел буена Иске Казиле авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе булып эшләде.
10 нчы гыйнвар көнне Олы Бортас авылында яшәүче Рәйхана Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны күркәм юбилее белән котларга МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан Шәймурзин һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев килде.
Ике ел элек Куйбышев Затон штп территориясендә Чувашиядән шәхси эшмәкәр Марс Әюпов ат фермасы оештыра.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Кама Тамагы муниципаль районы халкы өчен төрле кызыклы чаралар оештырылган иде: чыршы бәйрәмнәре, сәхнәләштерелгән тамашалар, спорт ярышлары, дискотекалар.
Яңа 2014нче ел алдыннан Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Зөфәр Гарәфиевтан Кама Тамагы муниципаль районы буенча “Россия пенсионерлар Союзы” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәүзия Ивановага оешма эшләренә диеп бүләк итеп ноутбук тапшырылды.
Кама Тамагы муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү буенча Дәүләт автономияле учреждениясе "Богородский рай" белгечләре белән берлектә Кама Тамагы штп район мәдәният йортында мөмкинчелекләре чикләнгән һәм авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләрдән булган балалар өчен "Рыштуа әкияте" сәхнәләштерелгән тамаша оештырылды.
2014нче елның 8нче гыйнварында Тәтеш шәһәрендә "Барс" спорт комплексында 1996 елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол буенча Районара Беренчелеге булып узды.
Затон поселкасы китапханәсе үзенең укучылары өчен кышкы бәйрәмнәргә багышланган китап күргәзмәләре оештырды.