Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Зөфәр Гарәфиев берничә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булып, терлекчелек, сөт күрсәткечләре һәм хайваннарны кышлату халәте белән танышып чыкты. Зөфәр Гарәфиев белән аның ярдәмчесе Илһам Гыймадиев һәм Кама Тамагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе эшләрен башкаручы Алберт Фатыхов та бар иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 11 нче декабреннән булган 2550-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2013 елның 23 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районының белем бирү учрежденияләрендә "Чисталык дәресе акциясе" республика табигать саклау акциясе узды.
2013 елның 21 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон штп беренче тапкыр наркотикларга карша хәйрия рок – концерты булып узды. Бәйрәмне Затон мәктәбенең 9 сыйныф укучыларының ата-аналары һәм сыйныф җитәкчесе Гайнуллина Л.С. оештырды.
2013 елның 19 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.