ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул итүе  20 декабрьдә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы игълан иткән халыкка чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

Кама Тамагы муниципаль районында Яңа елга әзерлек эшләре бара. Күпчелек предприятие һәм оешмалар үзләренең территорияләрен чыршылар һәм кардан ясалган сыннар белән бизәделәр.


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
          Муниципаль районда Россия пенсионерлар союзы иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары чираттагы тапкыр киләчәккә планнар турында фикерләшергә җыелды.
         Райпо рәисе Нина Колчина һәм аның урынбасары Любовь Сабирова “Өмет яры” социаль приютында булды. Алар балаларга бәйрәмгә бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратты.
      Ә Кама Тамагы урта мәктәбендә  исә Яңа ел алды хәйрия ярминкәләре үткәрелде. Мәктәп үзидарәсе карары нигезендә җыелган акча «Өмет яры» балалар приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр сатып алуга һәм мәктәп чыршысын үткәрүгә тотылачак.
              Балаларның техник иҗатын үстерү максатларында мәктәптән тыш эшләр үзәгендә уку йорты башыннан “Яшь физик” түгәрәге эшләп килә.
            13 декабрьдә КамаТамагы штпның Җиңү паркында кайнар нокталарда- Чехсловакия, Чечня, Әфганстанда, башка  илләр һәм республикаларда сугышчан гамәлләрдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә истәлек ташы куелды

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә дәүләт ярдәме республика масштабында гамәлдә булган кайбер программалар ярдәмендә, фермерларга ташламалы кредит бирү, ярдәмнең грант һәм башка формалары нигезендә гамәлгә куела.

2013 елның 15 декабрендә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә тренер Сорокин Александр Иванович кулы астында ачык дәрес булып узды.

"Кама Тамагы муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем муниципаль учреждениясенең ике гимнасткасы 2013 елның 17,19 декабрендә узачак художество гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашачак.

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль районында Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган төрледән -төрле чаралар  үткәрү күздә тотыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International