ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
             Сабир Амутбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Кама Тамагы районында мәдәният йортында кунакта булдылар. Алар  мәдәният йорты сәхнәсендә  тамашачыларга кызыклы,мавыктыргыч «Буйдаклар» спектаклен күрсәттеләр

14
декабрь, 2013 ел
шимбә
Кама Тамагында  ришвәтчелек күренешләрен бетерү максатларында, гражданнарга уңайлы урыннарда «Ришвәтчелек мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен” махсус ящик урнаштырылган.  
Шулай ук “Ышаныч телефоны” эшли 8 (84377) 2-11-51

13
декабрь, 2013 ел
җомга
       20 декабря 2013 ел – гражданнарга Бөтенроссия  юридик ярдәм күрсәтү көне. Шул уңайдан “Бердәм Россия” партиясе бүлегендә түбәндәге адрес буенча: штп. Кама Тамагы, К.Маркс урамы 105 йортта гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Кама Тамагы муниципаль район Советы Аппаратының җитәкчесе Илдар Вахитов һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин  Кече Кариле  авылында гомер итүче Хисамов Бәдретдин Камал улының 90 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик иттеләр.
Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затон штпның кадет-интернет мәктәбендә баскетбол буенча ярыш үткәрелде
         Кама Тамагы муниципаль районында инвалидлар ункөнлеге күңелле концерт белән тәмамланды. Биредә башкарылган чараларга йомгак ясалды, актив катнашучылар билгеләп үтелде, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кама Тамагы урта мәктәбендә полиция бүлеге оештырган традицион волейбол турниры үткәрелде.
            Анда район үзәгеннән алты команда катнашты. Уен киеренке көрәш белән барды, бер генә команда да оттырырга теләмәде.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы З.Г.Гарәфиев Каматамагылыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Затон мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мария Зиновьева “Илемнең киләчәге- минем кулда” коррупциягә каршы конкурс темасына язылган иншаның “Теманы ачу тирәнлеге өчен” номинациясендә бүләк алды.
Жюри членнары составында ТР Премьер-министры урынбасары мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, ТР буенча баш Федераль инспекторы Ринат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов катнашты.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров җитәкчелегендәге делегация Казанның 12 нче кызлар татар гимназиянең 20 еллык юбилеена барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International