ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кама Тамагы урта мәктәбендә полиция бүлеге оештырган традицион волейбол турниры үткәрелде.
            Анда район үзәгеннән алты команда катнашты. Уен киеренке көрәш белән барды, бер генә команда да оттырырга теләмәде.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы З.Г.Гарәфиев Каматамагылыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Затон мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мария Зиновьева “Илемнең киләчәге- минем кулда” коррупциягә каршы конкурс темасына язылган иншаның “Теманы ачу тирәнлеге өчен” номинациясендә бүләк алды.
Жюри членнары составында ТР Премьер-министры урынбасары мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, ТР буенча баш Федераль инспекторы Ринат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов катнашты.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров җитәкчелегендәге делегация Казанның 12 нче кызлар татар гимназиянең 20 еллык юбилеена барды.
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан хәйрия ярминкәсе үткәрелде.
Һәр сыйныфның бәйләгән, үргән әйберләре, киң ассортиментта милли пешкән ризыклары тәкъдим итеп, куелган үз өстәле бар иде
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев предприятие,оешма һәм учреждение, идарә һәм бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында төрле тармаклар эшенә кагылучы дүрт сорау каралды.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Безнең Кама Тамагы урта мәктәбендә гомуми мәктәп чаралары еш үткәрелә.
 Кама Тамагы муниципаль районы Теньки мәдәният йортында әниләр көненә карата “Әниемнең күзләре” дип исемләнгән чара булып узды.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
            Быелдан башлап, 12 декабрьдә гражданнарны Бөтенроссия кабул итү көне дип игълан ителде.
Бу көнне 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәүдә РФ Президенты кабул итү бүлмәсеннән алып урыннарда җирле үзидарә органнарына кадәр гражданнар кабул ителәчәк.Кама Тамагы муницитпаль районында гражданнарны кемнәр кабул итәчәге инде мәгълум.
          Кама Тамагы муниципаль район командасы көзнең соңгы көнендә Васильевоның “Сосновый бор” санаториясе базасында эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивалендәкатнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International