ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2013 ел
җомга
           Узган атнада Тәмте урта мәктәбе “Сочи-2014” яки “Пьер де Кубертен истәлегенә багышланган дөнья тирәли” Бөтенроссия акциясендә катнашты.

5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
29 ноябрь Кама Тамагы муниципаль районы «Акчарлак» спорт  комплексында укучылар арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Анда районның алты мәктәбеннән 26 укучы катнашты.
       ЦСОНда күптән инде мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Жемчужинка” түгәрәге эшли. Биредә балалар Гөлназ Хөснетдинова җитәкчелегендә төрле материаллардан картиналар, уенчыклар паннолар ясый. 

4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Районыбызның 6 хатын-кызы әниләр көненә багышланган “Әниләргә чәчәк бәйләме” республика чарасында катнашты.
Бәйрәм Г.Камал исемендәге театрда үткәрелде. 
Кама Тамагы  муниципаль район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Газинур Габидуллин  һәм Оля Кариле авыл җирлеге хезмәткәре Фарук Гарифуллин Чаллы авылында гомер итүче Халиуллина Нәгыймә Хикматулла кызын 90 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик иттеләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
        Татарстанда “Алга” визуаль иҗат һәм кино телевидениясенең үстерү буенча республика яшьләр фестиваленә старт бирелде. Затон урта мәктәбендә укучы Диана Закирова, Карина Гыйззәтова, Валентина Маланухина, Лариса Перевозник һәм Мария Артемҗева сменада катнашу бәхетенә иреште.

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев сишәмбе көнне граҗданнарны шәхси мәсъәләләре буенча кабул итте. Кабул итү вакытында һәрбер граҗданның да сорауларын тынлап, алар кутәргән проблемаларны,сорауларны тиешле оешмаларга хәбәр итәргә дигән боерык бирелде.
Кама Тамагы  районы өстәмә белем бирү үзәгендә “Минем авылым. Минем поселогом. Минем республикам” дип исемләнгән иншалар һәм рәсемнәр конкурсы тәмамланды.
       Бүгенге көнгә кешеләрнең сулыкларда суга батуын булдырмау һәм хокукый актларны саклау максатыннан бүгенге көнгә ГИМС Кама Тамагы инспекторлар участогы инспекторлары 122 тикшерү үткәргән. 49600 сумлык 116 административ беркетмә төзелгән, шуның яртысы түләтелгән.
           Куйбышев Затон штпның кадет-интернат мәктәбендә укучылар узидарәсе: баш командующий һәм аның урынбасарлары сайланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International