ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
           Кама Тамагы мәдәният йортында “Сияние” вокаль- дуэты һәм халыкара әниләр көне белән музыкаль котлауларны уңышлы берләштергән бәйрәм концерты булды.
          Хатын-кызларны әлеге күркәм бәйрәм белән МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов котлады. Ул барлык хатын-кызларга кайгыртулары,аларның чиксез мәхәббәтләре ,назлары өчен рәхмәтен белдерде.
             Кама Тамагы җыелма командасы “Яшусмерләр – яшьләр клубы” муниципаль учреждениясенең күчмә кубогына ирләр командалары арасында  районара волейбол турнирында катнаштылар.Әлеге ярыш Узган шимбәдә Югары Ослан районы гимназиясенең спорт залында үткәрелде.

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
          Узган шимбәдә Олы Салтык урта мәктәбендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында “Укучыларны туган як традицияләрендә рухи-әхлакый тәрбияләү” темасына укытучылар өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Мондый чаралар мәгариф бүлегендә  2006 елдан  традициягә керде һәм елына өч тапкыр оештырыла.
Район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль  районы буенча  “Россия пенсионерлар союзы” иҗтимагый оешмасы җирле бүлекчәсе отчет-сайлау җыелышы үткәрде.
Анда муниципаль  район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов катнашты, шулай ук район торак пунктларыннан актив пенсионер да чакырылган иде. 
                  Бүген районда инвалидлыгы булган 1850 кеше яши, шуларның 68е- балалар.
         Районда халыкара инвалидлар көненә карата декабрьнең беренче ункөнлегендә авыл һәм шәһәр җирлекләре мәдәният йортларында чаралар үткәрелә, концертлар, чәй табыннары, очрашулар оештырыла.

29
ноябрь, 2013 ел
җомга
Россиягә килгән чит ил кешесе закон нигезендә 7 эш көне дәвамында миграция исәбенә басарга, ягъни билгеле бер торак мәйданда теркәлергә тиеш.
Бүген Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖда  нефть ташучы  тугыз судно кышкы ремонтка туктаган.
Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары район судында булдылар.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
21 ноябрьдә "Кама Тамагы ЦРБ" ГАУЗда Донор көне социаль акциясе үткәрелде.
      Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International