ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
8 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр накотикларга каршы көрәш буенча  бөтен Россия күләмендә “Хәбәр ит: үлемне кайда саталар!” дип исемләнгән акция уткәрелә. Әлеге акция кысаларында барлык өлкәләрдә дә “кайнар линия” элемтәләре эшли.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
      Татарстан Республикасында Росреестр идарәсе оешуның дүрт еллыгына бәйле рәвештә "Бердәм консультация көне” кысаларында халыкның хокукый грамоталыгын арттыру максатында аңлату-консультация  үткәрелде.
      18-24 ноябрьдә республикада матәм көннәре игълан итүгә бәйле рәвештә күңел ачу чаралары күчерелде. Бу чорга элек планлаштырылган концерт программалары соңрак була. Данир Сабиров концерты 9 гыйнварга, Минзәлә ТДДТның «Буйдаклар» спектакле 5 декабрьгә, Әниләр көненә багышланган концерт 28 ноябрьгә, «Умарина» фольклор ансамбле концерты 26 ноябрьгә күчерелде.

        Бүгенге көнгә пенсияне дәүләт финанславы программасына яңа катнашучыларны кабул итү тәмамланды, шул ук вакытта программа үзе аңа 2013 елның 1 октябренә кадәр кергән кешеләр өчен дәвам итә. Аның барлык параметрлары һәм сроклары закон нигезендә ныгытылган һәм берничек тә үзгәрмәячәк

"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә(Кама Тамагы  районы)   мәктәп укучылары (кызлар) арасында волейбол буенча ярыш үткәрелде


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
        Үзәк район сырхауханәсендә 21 ноябрьдә 9.00дан 14.00 сәгатькә кадәр Донор көне оештырыла.
Кан һәм аның компонентларына мохтаҗ булган авыруларга ярдәм итәргә теләге булучыларны түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Кама Тамагы штп, Гагарин урамы, 80нче йорт, 1нче кат, ЦРБ.

19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Росреестр идарәсе оешуның дүрт еллыгына бәйле рәвештә, 20 ноябрьдә Кама Тамагы  кадастр, салым хезмәте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, опека һәм попечительлек органнары, пенсия фонды белгечләрен һәм башкаларны җәлеп итеп, «Бердәм консультация көне» үткәреләчәк.

     Узган дүшәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев рәислегендә район террорлыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде. 

 

        Кама Тамагы муниципаль районы утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе үткәрелде.
Анда җирле бүлекчә сәяси советы секретаре Зөфәр Гарәфиев рәислек итте.
Конференция эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы членнары Ләйсән Мортазина, муниципаль район вәкаләтле орган депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, “Бердәм Россия” партиясе членнары һәм тарафдарлары катнашты.

        Хөрмэтле каматамагылылар! Сезнең ихтибарга, Татарстанда 18 ноябрь матәм көне дип игълан ителде. Шул сәбәпле Кама Тамагы муниципаль районында 18 ноябрьдән алып 24 ноябрьгә кадәрге барлык чаралар да күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International