ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы  Зөфәр Гарәфиев эчке эшләр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Кама Тамагы районы мәдәният йорты бинасында "Рәвешләр" җырлы-юмористик шоу булып узды

Кама Тамагы муниципаль районы данын яклап  IIэтапта  "Татар моны" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында Гөлнара Җәлалова чыгыш ясады


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Куйбышев Затоннан Михаил Островидов районның туган якны өйрәнү музеенда еш кунакта була. Моннан тыш, ул экспозицияләр һәм яңа күргәзмәләрне карарга ярата, әмма бирегә буш кул белән килми.
“Ватан” VI республика халык иҗаты яшьләр фестиваленең  «Вокал» номинациясендә (ансамбльләр) урта төркемдә безнең район балалар музыка мәктәбеннән “Яшьлек” ансамбле катнашты.

Кама Тамагында  коррупция күренешләрен бетерү максатларында, гражданнарга уңайлы урыннарда «Коррупция мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен” махсус ящик урнаштырылган. Алардан ай саен мөрәҗәгатьләр алына.


6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Кама Тамагы  муниципаль район башлыгы  Зөфәр Гарәфиев Каматамагылыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләде

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарафиев бил бау көрәше буенча җыелыш үткәрде. Әлеге чарада Кама Тамагы район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль  мәсъәләләр буенча урынбасары Марина Сорокина,  Кама Тамагының “Көрәш” Федерациясенең Советы рәисе Әхмәт Зиятдинов, мәгариф бүлеге мөдире Илшат Гомәров, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге житәкчесе Алберт Ильин, мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары катнаштылар.
Үзәк район сырхауханәсендә 21 ноябрьдә 9.00дан 14.00 сәгатькә кадәр Донор көне оештырыла.
Кан һәм аның компонентларына мохтаҗ булган авыруларга ярдәм итәргә теләге булучыларны түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Кама Тамагы штп, Гагарин урамы, 80нче йорт, 1нче кат, ЦРБ.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарафиев  Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Каматамагылыларны ихлас күңелдән  әлеге бәйрәм белән котлады. Бу бәйрәм уртак максатларга ирешү өчен, Ватаныбызның ныклыгы һәм чәчәк атуы, дәүләтчелегебезнең ныгыту хакына Россия халкының берләшүенең тирәнтен тарихи традицияләрен символлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International